Районыбызның әйдәүче хуҗалыкларының берсе булган «Логос»та ел әйләнәсе эш темпы тукталып, тынып тормый
Ел яңгырлы килгәнлектән биредә кырдан кайтарылган ашлыкны өзлексез кабул итеп чистарту һәм киптерү эшләре тәүлек буена дәвам итә. Ул чын мәгънәсендә бүген соңгы заман технологиясе нигезендә торгызылган предприятиене хәтерләтә. Производство биләмәсендә барысы да эш урыннарында. Көн дәвамында комбайннардан өзлексез килеп торган 800-900 тонна ашлыкның монда бер бөртеген дә әрәм-шәрәм итмичә кабул итеп урнаштырып торучы мондый эре ашлык кабул итү пункты районыбызда гына түгел, мөгаен, тирә-юньдә дә сирәктер.
Янәшәсендә бер-бер артлы тезелеп киткән һәркайсы берәр мең тонна икмәк сыешлы олы алты мичкәнең инде барысын да шыплап тутырырга өлгергәннәр. Без биредә эш барышы белән танышып йөргәндә киптерү агрегатыннан автомашинага бөртек төяү барышын күзәтүче оператор Сергей Керженцевны очраттык.
Егет бу ел уңышының сөенерлек уңай нәтиҗәләреннән бик канәгать булуын әйтте. Ул Анатыш авылында хезмәт сөючән, тырыш игенче гаиләсендә туып үскән. Әтисе Александр гомере буена колхозда чылбырлы тракторда җир эшкәртеп чәчү чәчкән, әнисе Галина төрле эшләрдә актив катнашып берсеннән-берсе эшчән, тырыш дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Олы улы Сергей әтисе хезмәтен үзенә мирас итеп алган. Менә берничә ел инде ул «Логос» хуҗалыгында җаваплы участокта хезмәт куя.
Аның әйтүенә караганда биредә эш темпы тәүлек буена тынмый. Әллә инде алдан ук зур хәстәрлек чаралары күргәнгә әлегә эшләре көйле бара, көтелмәгән өзеклекләргә юл куелмый.
Кырдан кайтып төшкән хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зариповны да очраттык. Ул басуда урып-җыю барышын уңай бәяләп кыр корабларының тоткарлыксыз көйле суктыруларын, ындырдагы эш темпыннан да югары булуына үз канәгатьлеген белдерде. Аның сүзләренә караганда бүген биредә һәр көнне тәүлегенә уртача алганда 400 тонна ашлык киптерелә. Алар инде урып-җыю эшләре башыннан 25 мең тоннага якын яңа уңыш икмәген келәтләргә тутырып куярга өлгергәннәр.
Ул безгә шулай ук үз элеваторлары биләмәсендә «КамАЗ»да дистә елга якын инде тырыш хезмәт куючы автотранспортчы Рамил Әхмәтҗанов исемен дә мактап телгә алды. Эшнең барышы белән кызыксындык Рамилдән. Ул монда барысы да зур оешканлык белән баруын белдерде. Безгә дә биредәге оешканлык нык ошады.
Дөресен әйтергә кирәк, районыбыз горурлыгы булган логослыларның барысын да алдан уйлап, исәпләп, зур хәстәрлек куеп башлаган эшләре көйле, уңышлы бара. Әйтерсең лә барысын да алдан килеп кисәтеп куйганнар диярсең, эшләүчеләр тирә-юньгә игьтибар бирмичә һәр кайсы тыйнак кына үз вазыйфаларын күңел биреп, тырышып башкаралар. Хезмәт темпының бер минутка да сүрелмичә көйле дәвам итүе шуның ачык мисалы.
Нет комментариев