Җәмгыять

Республика яшьләре проектларына 1,7 миллион сумнан артык грант алды

Татарстан яшьләренең берничә социаль һәм иҗтимагый башлангычы «Росмолодёжь.Гранты» бәйгесендә ярдәмгә лаек булды.

Проект авторларына барлыгы 1 миллион 744 мең сум күләмендә финанслау биреләчәк.

Грант акчасы төрле юнәлешләрдәге инициативаларны тормышка ашыруга тотылачак. Алар арасында спорт фестивале үткәрү, яшьләр өчен файдалы ял программасын булдыру, вожатыйлар әзерләү, яшүсмерләр өчен проект мәктәбе оештыру, шулай ук тарихи хәтерне саклауга багышланган башлангычлар бар.

Бәйге нәтиҗәләре Татарстан яшьләренең федераль проектларда актив катнашуын тагын бер кат күрсәтте. Республика вәкилләре үз идеяләрен яшьләр форумнарында тәкъдим итеп, аларны тормышка ашыру өчен финанс ярдәме җәлеп итә.

Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров билгеләп үткәнчә, республикада яшьләрнең үз проектларын башлап җибәрүе һәм аларга ярдәм табуы өчен мөмкинлекләр бар. Аның сүзләренчә, грантлар конкрет инициативаларны гамәлгә ашырырга һәм яшьләрнең иҗтимагый активлыгын арттырырга ярдәм итә.

 

 


Нет комментариев