1 сентябрь — бөтенхалык бәйрәме, ул яңа уку елы башлануын символлаштыра һәм бөтен ил буенча миллионлаган мәктәп укучысы һәм студент өчен ачышлар дөньясына ишек ача.
Балык Бистәсе районында тантаналы линейкалар барлык мәгариф учреждениеләрендә дә узды.
Зур Мәшләк мәктәбендә бәйрәм аеруча дулкынландыргыч булды: биредә укытучыларны, укучыларны һәм аларның ата-аналарын район башлыгы Радик Ислямов шәхсән үзе котлады. Тантаналы өлеш дәүләт символларыннан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимнары астында дәүләт флаглары күтәрелде — бу исә уку елына патриотик төсмер өстәде. Чараны тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Диләрә Заһидуллина алып барды.
Уку — кеше тормышында иң мөһим чор
— Уку — кеше тормышында иң мөһим чор. Тормышның барлык этапларында да белем алу мөмкинлекләреннән максималь файдаланырга кирәк. Ышанам, Зур Мәшләк мәктәбе коллективы балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә һәрвакыт җаваплы караган һәм караячак та, — дип билгеләп үтте Радик Ислямов.
Ул яңа уку елында барысына да уңышлар теләде, ә мәктәпкә сертификат, беренче сыйныф укучыларына исә бүләкләр һәм портфельләр тапшырды.
Быел мәктәптә 57 укучы белем алачак, шуларның дүртесе беренче мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керде. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков ассызыклаганча, узган уку елы йомгаклары буенча Зур Мәшләк мәктәбе районның иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән белем бирү учреждениеләренең берсе булган. Бу педагогик коллективның югары профессионализмын һәм укучыларның тырышлыгын раслый.
Район бүлекчәсе начальнигы Илназ Шиһапов ата-аналарга балаларны юлларда куркынычсыз тоту өчен яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән тәэмин итү кирәклеген искәртте.
Зур Мәшләк авыл җирлеге башлыгы Кадрия Шәмсувәлиева һәм ветеран укытучы Газыйм Вәгыйзов та чарада катнашучыларга ихлас теләкләрен җиткерделәр.
Мәктәптәге күркәм традиция буенча, укучылар һәм педагоглар учреждениенең беренче директор, РСФСР халык мәгарифе отличнигы Рифкать Мәхмүт улы Мөхәммәтшинның мемориаль тактасына чәчәкләр салдылар.
1 сентябрь ул хисләрне уята торган көн.
1 сентябрь иң яшь һәм иң өлкән укучыларда аеруча көчле хисләр уята. Беренче сыйныф һәм чыгарылыш укучылары башкаруындагы күңелгә үтеп керерлек шигырьләр һәм җырлар бәйрәмнең эмоциональ кульминациясенә әверелде, белемгә омтылуның һәм мәктәп елларын кадерләүнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде.
Тантаналы линейкадан соң балалар өчен елның беренче уку көне башланды. Беренче сыйныф укучылары өчен ул дулкынландыргыч ачышларга бай иде: сыйныф бүлмәсе белән танышу, беренче дәресләр, яңа дуслар табу. Ә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу көн киләчәк турында уйлану вакыты булды: уку программасын үзләштерү генә түгел, ә булачак һөнәрне сайлау, җитди максатлар кую зарурлыгы турында искәртү дә. Уңайлы шартларда белем алу өчен, мәктәпнең матди-техник базасы зур роль уйный.
Агымдагы уку елына әзерлек кысаларында монда азык-төлек блогы ремонтланган — хәзер кайнар туклануны оештыру тагын да сыйфатлырак булачак. Шулай итеп, Зур Мәшләк мәктәбендә Белем көне чын мәгънәсендә якты, җылы һәм рухи бәйрәмгә әверелде. Ул педагогларны, укучыларны һәм ата-аналарны берләштерде. Алда — уку елы дәвамында яңа белемнәр, иҗади эзләнүләр һәм шәхси җиңүләр көтә.
Нет комментариев