Бүген Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак
Җәмгыять

Бүген Татарстанда җылы һәм коры һава торышы булачак

1 сентябрьдә, әлеге фронталь бүленеш тәэсире нәтиҗәсендә Татарстанда һава җылыначак. Төнлә +8...+13 градус, көндез +18...+ 23 градус булачак. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар булуы ихтимал.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 2 һәм 3 сентябрьдә, республика циклонның җылы секторында булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми. Караңгы вакытта һава температурасы +7...+14, якты вакытта +22...+27 градус тәшкил итәчәк.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә, 4 һәм 5 сентябрьдә, төбәктә җылы һава торышы сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Төнлә термометр баганалары +9...+14 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез +20...+25 градуска кадәр күтәреләчәк.

 


Нет комментариев