Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Яшь спортчыларыбыз уңышы

 Бадминтон безнең район укучылары арасында  иң популяр спорт  төрләреннән санала. Аның белән балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге, спорт мәктәбе түгәрәкләрендә 100 дән артык бала шөгыльләнә. Яшь спортчыларыбыз республикакүләм ярышларда җиңеп куандыралар.

Күптән түгел Казан шәһәренең бадминтон үзәгендә Татарстан Республикасының шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Анда Казан, Түбән Кама, Чистай, Алабуга, Яр Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән шәһәрләре, Балык Бистәсе,  Алексеевск, Әлки, Байлар Сабасы, Аксубай, Югары Ослан, Кама Тамагы, Әлки, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Тәтеш, Тукай, Мөслим районнарыннан 250 дән артык спортчы көч сынашты.

Сайлап алу ярышларында безнең командага беренче уенда ук җиңелү ачысын татырга туры килә.Түбән Кама командасына 5:2 исәбе белән оттыралар алар. Әмма бу җиңелүдән төшенкелеккә бирелмиләр яшь спортчыларыбыз, тренерлары да аларның рухын күтәрердәй сүзләр табалар. Икенче уенда якташларыбыз Әлки командасын 5:2 исәбе белән җиңүгә ирешәләр. Бу уңыш аларга ярышларның ярымфиналына чыгарга мөмкинлек бирә. Монда тагын да катлаулырак сынау көтә безнең команданы! Көндәшләр берсеннән-берсе көчле. Рәсәй күләмендәге ярышларның җиңүчеләре: Чистай шәһәре һәм Байлар Сабасы командалары. Ләкин балыкбистәлеләр дә сынатмадылар.Чистай шәһәре командасын 5:2 һәм Байлар Сабасы командасын 7:0 исәбе белән җиңеп, Татарстан районнары һәм шәһәрләре командалары арасында призлы – 3 нче урынны яулауга ирештеләр. Команда район тарихында беренче тапкыр шундый югары үргә менде. Яшь, өметле спортчыларыбыз,  Балык Бистәсе 1 нче номерлы гимназиясе укучылары Рушан Хәбибуллин,  Җәмәл Сафин (тренерлары Андрей  Смолин), Күгәрчен мәктәбеннән Ислам Әгъзәмов, Камилә Гарифуллина,  Җәмил Галиуллин (тренерлары  Марат Хөснетдинов), Балык Бистәсе 2 нче номерлы мәктәп укучылары Инсаф Рәхмәтуллин, Ранил Сөләйманов, Гүзәл Хәбибуллина, Ризәлә Хәлилова, Адилә Хәлилова  (тренерлары Рәис Хәлилов) һәрберсе үзләренең зур тырышлыкларын куйдылар. Җиңүчеләребез Кубок, Диплом һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

 

И. ШАКИРҖАНОВ.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса