Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре

Сәламәт тәндә сәламәт рух булуын алар яхшы белә. Шуңа биредә спорт чараларына зур игътибар бирелә.
Ямаш авылында хоккей яхшы популяштырылган спорт төре. Моннан тыш чаңгы, футбол, теннис та биредә киң колач җәйгән. Мәктәп яшеннән алып өлкәннәргә кадәр әлеге спорт төрләрен үз итә. Шулай булмый ни, биредә алар белән шөгыльләнү өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Авылда 2014 елда районда беренчеләрдән булып ясалма өслек белән универсаль спорт мәйданчыгы эшләнгән. Мәктәп базасында хоккей мәйданчыгы, территориясендә ике футбол кыры бар. Шулай ук фотозоналары белән яктыртылган чаңгы трассасы ясалган. Мәктәп укчылары, авыл яшьләреннән җыелган команда белән кышын - хоккей, җәен футбол уйныйлар.
-1995 елда бирегә эшкә кайткач, мәктәп укучылары һәм авыл яшьләре арасында хоккей һәм футбол командаларын оештырып җибәргән идем. Бүгенге көндә яшьләр арасындагы команда составын - 18 һәм аннан югары яшьтәге авыл егетләре тәшкил итә, берничәсе район үзәгеннән килеп йөри. Барлыгы егермегә якын кеше. Инсаф Баһавиев – әлеге командаларның капитаны булып тора. Ул мәктәптә тренер булып эшли, - дип сөйләде Ямаш мәктәбе директоры Алмаз Баһавиев.
Шушы көннәрдә Теләче районы Шәтке авылында оештырылган районара турнирда катнашып икенче урынга лаек булган ямашлылар. Әлеге ярышта уенчыларның берсе - Рәлиф Фатыйхов иң яхшы сакчы дип табылган. (Сүз уңаеннан, физкультура академиясенең хоккей факультетын тәмамлаган егет ул). Күптән түгел генә Арчада узган районара турнирда район җыелма командасы өченче урынны алып кайткан булган. Шулай ук агымдагы елда Аксубай районында узган “Алтын алка” ярышында район җыелма командасында Ямаш мәктәбе укучылары да уңышлы гына катнашкан.
Әйе, һәр эштә теләк һәм тырышлык кына кирәк. Ямашлыларның уңышлары да бихисап. Бердәм булганда барысын да булдырабыз, дигән девиз белән яши алар. Шуны да әйтеп узарга кирәк, узган ел район хоккей турнирында катнашып район башлыгы кубогына ия булалар. Районкүләм оештырылган спорт ярышларында алдынгылыкны бирмиләр. Яшь төркеме буенча район җыелма командасында уйныйлар. Шулай ук футбол ярышларында актив катнашалар. Ике ел рәттән район башлыгы кубогына ия булганнар. Җыелма командада уйнаучы Ямаш егетләре ел әйләнәсендә “Идел буе хоккей лига”да уйныйлар икән. “Безнең укучылар алга таба тормышларын спорт белән бәйләп китәләр. Егермегә якын укучым физик-культура факультетларын тәмамлады. Бүгенгесе көндә алар ярышларны уздырырга ярдәм итә. Самара өлкәсенең хоккей клубы җитәкчесе Фәрит Хәсәнов һәрвакыт ярдәм күрсәтеп килә. Тегермәнлек авылы егете ул. Хоккей командасына киемнәр белән булышып тора. Киләчәктә Ямашта яңа хоккей коробкасы булдыру турында уйлыйбыз,” - дип планнары белән уртаклашты Алмаз Баһавиев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.20900
-
13 апрель 2021 - 09:12Авариягә эләккән егет, иптәшен ярдәмгә чакырган, алар икесе дә үлгән Ике ирне ут сугып үтергән9600
-
13 апрель 2021 - 08:56Дилә Заһидуллина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды. Күки төп белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле укытучысы Дилә Заһидуллина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды.5400
-
13 апрель 2021 - 08:52Динә Гатиятова кабат җиңүче Балык Бистәсе гимназиясенең 6 “А” сыйныфында укучы Динә Гатиятова турында беренче язуыбыз түгел.5500
-
12 апрель 2021 - 13:33Татарстанда авыл халкына 10 миллион сум биреләчәк Президент шундый карар кабул итте15600
-
12 апрель 2021 - 10:40Гүзәл Уразова: «Табиблар кызыбызга климат алыштырырга киңәш итте» Татарстаның халык артисты Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, табиб киңәше буенча, кечкенә кызлары белән Төркиягә киткәннәр.15500
-
12 апрель 2021 - 09:53Рамазан ае башлана Тиздән мөселман дөньясы олуг кунакны каршы алырга әзерләнә. 12 апрель көнне кояш баю белән изге Рамазан ае башлана һәм шул көнне беренче тәравих намазы укыла.8300
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.17200
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.17200
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.17200
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.23100
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.14000
-
9 апрель 2021 - 09:32Язгы бозга ышанма, язмышыңны сынама! Җиһанда яз хакимлек итә. Басу-кырлар кар юрганнарын салалар. Елга-күлләр боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә.20400
-
13 апрель 2021 - 10:22"Сорау -җавап" уенының бүгенге уенчысы Зәринә Нургалиева
-
13 апрель 2021 - 10:18"Халык җәүһәрләре "конкурсына йомгак ясалды😊👍🏻
-
6 апрель 2021 - 15:36Хөрмәтле балыкбистәлеләр, " Авыл офыклары" газетасына язылу дәвам итә
-
9 апрель 2021 - 10:27Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла9100
-
8 апрель 2021 - 08:31Песок, ПГС, щебень, бут ташы, кара туфрак, грунт, тирес, черемә, вакланган асфальт Песок, ПГС, щебень, бут ташы, кара туфрак, грунт, тирес, черемә, вакланган асфальт5800
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.20900
-
13 апрель 2021 - 09:12Авариягә эләккән егет, иптәшен ярдәмгә чакырган, алар икесе дә үлгән Ике ирне ут сугып үтергән9600
-
13 апрель 2021 - 08:56Дилә Заһидуллина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды. Күки төп белем бирү мәктәбенең туган (татар) теле укытучысы Дилә Заһидуллина “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреаты булды.5400
-
13 апрель 2021 - 08:52Динә Гатиятова кабат җиңүче Балык Бистәсе гимназиясенең 6 “А” сыйныфында укучы Динә Гатиятова турында беренче язуыбыз түгел.5500
-
12 апрель 2021 - 13:33Татарстанда авыл халкына 10 миллион сум биреләчәк Президент шундый карар кабул итте15600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика