Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Теннисчыларыбызның чираттагы уңышы

 15-18 октябрь  көннәрендә Байлар Сабасында физмк мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар арасында өстәл теннисы буенча “Татарстан Кубогы” Бөтенроссия ярышлары булып узды.

Анда Россиянең дистәдән артык регионыннан, шул исәптән Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан , Мәскәү, Архангельск өлкәләреннән 150 спортчы көч сынашты.

     Мәртәбәле бәйгедә безнең районнан Руслан Сапаров, Егор Герасимов, Тимерхан Габделхаков, Гөлнара Гайнетдинова ( тренерлар Александр Гурьянычев, Роман Пигалев) катнаштылар.

       Балык Бистәсе гимназиясе укучысы, балаларны сәламәтләндерү, белем бирү үзәгендә (ДООПЦ) шөгыльләнүче Руслан Сапаров шәхси беренчелектә икенче урынны яулады. Парлы разрядта Саба спортчысы белән уйнап өченче урынны алды.

Спорт мастерлыгына кандидат Руслан Сапаровның беренче генә уңышы түгел бу. Ул Бөтенроссия Спартакиадасында да икенче урынны  һәм “Тамашачылар симпатиясе” призын алган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса