Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Студентлар да, укучылар да сынатмадылар

Студентлар да, укучылар да сынатмадылар

Күптән түгел Зәй шәһәрендә узган студентлар хезмәт отрядларының спартакиадасы булып узды. 
Анда Балык Бистәсе агротехникумы студентлары  Роберт Шәрәфиев – үсмерләр арасында 700 граммлы спорт снарядын ераклыкка ыргыту буенча, Сиринә Гафиуллина -кызлар арасында 500 граммлы спорт снарядын ераклыкка ыргыту буенча, Никита Быльнов – үсмерләр арасында 100 метрга йөзү буенча 2 нче урынны яуладылар.

 

Уфада «Башкортостан Республикасы Кубогына» үсмерләр арасында бадминтон буенча Бөтенрәсәй ярышлары  үтте. Анда безнең райондашларыбыз уңышлы чыгыш ясадылар.
Рушан Хәбибуллин 13 яшьлекләр катгориясендә  ялгыз разрядта  һәм ирләр парлы разрядында –  беренче,  катнаш парлы разрядта – өченче урынны алдылар. Шулай ук Ислам Әгъзәмов та ирләр парлы разрядында   өченче урынны яулау бәхетенә иреште.

Казан шәһәрендә «Татарстан -2019 бадминтон өметлеләре»  турнирының 2007 -2008, 2009 елда туучылар һәм аннан да яшьрәк үсмерләр һәм кызлар арасында финал этабы узды.  
Биредә 2009 нчы  елда туучылар арасында Әдилә Хәлилова парлы хатын-кыз һәм катнаш парлы разрядларда икенче урынны яулауга өлешен кертте, ә ялгыз разрядта өченче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса