Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар узды

    3 декабрь көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Балык Бистәсе җирле идарәсе Кубогына үсмерләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды. Бәйге шулай ук Инвалидлар декадасына да багышланды.

    Ярышларны район башлыгы Илдар Таҗетдинов сәламләү сүзләре белән ачты. Ул биредә шөгыльләнүче ике укучыга-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин исеменнән Егор Герасимовка, район җитәкчелегеннән Илшат Сөнгәтуллинга адаптив спорт коляскалары тапшырды. Ярышта барлыгы 10 команда, 43 яшь спортчы көч сынашты.

    (Тулысынча газетадан укый аласыз)

    Илгиз Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама