Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң көчлеләр көч сынашты

 Март ахырында “Дельфин” спорт комплексында район мәктәпләре командалары арасында “Иң көчлеләр Кубогына” волейбол ярышлары булып узды. Бәйге Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында “Барс Пром” призларына үткәрелде.

Киеренке ярышта “Шомбыт” мәктәбе командасы (тренер-укытучы Рәмис Төхвәтуллин) беренче урынны алды. Икенче-өченче урыннарны Балык Бистәсе гимназиясе ( Илнур Гиниятуллин) һәм Котлы Бөкәш мәктәбе ( Рәис Хәйретдинов) бүлештеләр.

Ярышны оештыруда эшмәкәр Ленар Вәлиуллин спонсорлык ярдәме күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса