Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Иң җитез чаңгычылар Күгәрчендә

 Күптән түгел Ямаш гомуми белем бирү мәктәбе базасында 2004-2005, 2006-2007 елгы үсмерләр һәм кызлар арасында шәхси-команда беренчелегенә чаңгы ярышлары булып узды.   

Балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге һәм Ямаш мәктәбе коллективлары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырган  ярышта район мәктәпләреннән 9 команда, 40 яшь чаңгычы катнашты. Үсмерләр-3, кызлар 2 чакрымга классик стильдә узышып иң җитезләрне ачыкладылар.

Күгәрчен мәктәбе командасы ярышка яхшы әзерлек белән килгән. Марат Хөснетдинов шәкертләре Данис Шәрәфиев, Камилә Гарипова, Алсу Динмөхәммәтова үз яшь категорияләрендә беренче урынны яуладылар. Аларның уңышы командаларына да беренчелекне алырга мөмкинлек бирде.

Икенче урынга чыккан Яңа Арыш мәктәбе командасыннан (тренер-укытучы Айрат Садыйков) Фәнзил Имамиев-беренче, Иркә Ярмөхәммәтова, Сәидә Вәлиева өченче урыннарны алдылар.

Хуҗалар - Ямаш мәктәбе командасы (Инсаф Баһавиев) өченче урында калды. Бу мәктәптән Гөлүсә Борисова, Әмир Баһавиев икенче урыннарга чыктылар.

Моннан тыш шәхси беренчелектә Инсаф Зыятдинов (Юлсубино), Инсаф Кәримуллин ( Котлы Бөкәш) -өченче, Рифат Сибгатуллин (Олы Елга) икенче призлы урыннарны алдылар.

Җиңүчеләргә медальләрне, Кубокларны “Бердәм Россия”сәяси партиясе җирле бүлегенең башкарма сәркатибе Айнур Мингарипов әзерләгән.  Ямаш мәктәбе коллективы бу ярышларны югары дәрәҗәдә оештыру өчен күп көч куйган.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса