«Дельфин» спорт-сәламәтләндерү үзәгендә Татарстан Республикасы укучылары арасында судомоделизм буенча шәхси команда ярышлары булып узды.
Анда Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Саба, Чирмешән муниципаль районнары, Әлмәт, Казан (Авиатөзелеш районы), Яр Чаллы шәһәрләреннән 40 укучы катнашты.
Балык Бистәсе муниципаль районы балалар иҗат үзәге командасы өченче урынны яулады, ә Кирилл Подгорнов, Ислам Гыйзетдинов, Инсаф Сиразов, Вазир Абдуллин, Камил Низамов, Азамат Зиннәтов үз төркемнәрендә призерлар булдылар.
Нияз Шайдуллин
фото Игорь Пузырьков
Нет комментариев