Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Батырны көрәшеп искә алдылар

Бу көнне Балык Бистәсе районының ”Дельфин” спорт- сәламәтләндерү үзәгенә Казан шәһәреннән, күрше- тирә районнардан 100гә якын көрәшче бәйгегә җыелдылар. Бәйге шушы төбәктә туып үскән, 2018 елда район Сабантуеның абсолют батыры, күптән түгел, вакытсыз бакыйлыкка күчкән Рамил Гыйзетдинов истәлегенә оештырылды.

Ярышларның барлык финанс чыгымнарын Рамилнең әти-әнисе, туганнары үз өсләренә алганнар булып чыкты. Чарага район җитәкчелегенең, республикакүләм танылган тренерлары, спорт осталары, көрәшчеләрнең, дусларының  килүе егетебезгә ихтирамның зур булуына бер дәлил иде булса кирәк. Күз алдына Рамилнең  көрәше белән бәйле хатирәләр килеп баса. 2018 ел Сабантуе – аның өчен соңгы көрәш бәйгесе булды. Әтисе Илфак Сөләйман улына полиция хезмәткәре буларак, Казан шәһәрендә узган дөньякүләм чараларга бәйле рәвештә, улының көрәшкәнен, финалга барып җиткәнен, абсолют батыр калганын тамаша кылырга насыйп булмады. Шулкадәр әзерлекле иде ки Рамил, аның белән тигез көрәшүчеләр табылмады дисәк тә, дөреслеккә туры киләдер.  Көндәшләрен шул чаклы чиста җиңде, тамашачы соңгы алымына чаклы күзәтте батырны. Мәйдан аягүрә басып ихластан алкышлаган иде Рамилне. Муса Җәлил турниры, күп кенә Сабантуйлары батыры, спорт остасы – әтисе Илфак Гыйзетдинов исә Рамилнең җиңүе хакында сүз чыккач, үтә тыйнаклык күрсәтеп тренерларын мактаганы истә. Аларның берсе, Балык Бистәсе районыннан беренче булып спорт остасы исеменә лаек булган Җәүдәт Хөсәенов шәкертен искә алуга багышланган әлеге турнирга үзе дә кайткан иде. Аның сүзе кыска булды:“Рамилнең сулышы, осталыгы, таланты әле ачылып кына килә иде. Бик кызганыч, аннан көчле көрәшче чыккан булыр иде. Рамилнең үҗәтлегенә, максатчан булуына, тырышлыгына соклана идем “,–диде ул.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Вазыйх Фатыйхов. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса