Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсенең дүрт укучысы призлы урыннар яуладылар

2020 елның 18 гыйнварыннан 12 февраленә кадәр безнең районнан 11 укучы Бөтенроссия олимпиадасының региональ  һәм Республика олимпиадасының  йомгаклау этапларында катнаштылар.

                      

  Дүрт укучыбыз олимпиада призерлары булдылар.

      Олы Елга урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Рифат Сибгатуллин - «Биология» фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы призеры (укытучысы Әлфия Иванова ) булды.

Масловка урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Ангелина Кибякова (укытучысы Рузилә Ситдикова),Биектау урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Зифа Шәйдуллин,     (Гүзәлия Гарипова ),Балык бистәсе 2 нче номерлы мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Динә Нуриәхмәтова (Гөлүсә Хәлилова ) -  “Татар теле” фәне буенча Республика олимпиадасы призерлары булдылар.

    Җиңүче укучыларыбызны уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге балаларны әзерләгән укытучыларга рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә дә зур уңышлар, яңа үрләр яулавыгызны телибез!

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X