Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә яшь тенисчылар көч сынашты

 1 февраль көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ярышлар булып узды.

  Турнир ООО “ДАН” директоры Д. Камалов призларына, ТАССР оешуның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап уздырылды.

Ярышта 5 команда, 35 яшь спортчы көч сынашты. Балаларга белем бирү, сәламәтләндерү үзәге командасыннан К. Пигалев, Г. Сөнгәтуллина,  Т.Габделхаков, З.Бәдретдинова үз яшь категорияләрендә беренче урыннарны яуладылар. Командалар арасында да ДООПЦ ( өстәмә белем бирү укытучылары А. Гурьянычев, Р. Пигалев) тенисчылары беренчелеккә чыктылар. Икенче, өченче урыннарны Ямаш (И. Баһавиев), Балык Бистәсе икенче мәктәбе (Ч. Гаффарова) командалары бүлештеләр.

 

Автор Илгиз Замалиев.фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса