Балык Бистәсендә волейболчылар ярышты
Спорт

Балык Бистәсендә волейболчылар ярышты

25 гыйнвар көнне “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында 9-11 сыйныф укучылары арасында мәктәп волейбол лигасының муниципаль этабы үткәрелде. Ул ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Ярышта 8 команда, 64 укучы катнашты.

Беренче урынны Балык Бистәсе гимназиясе командасы (физкультура укытучысы Р. Минугалиев) яулады. Икенче урынга Шомбыт командасы ( Р. Төхвәтуллин) чыкты. Котлы Бөкәш волейболчылары (Р. Хәйретдинов) өченче урынны алдылар.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.


Нет комментариев