Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап спорт ярышлары үткәрелде

Күптән түгел “Дельфин” спорт-сәламәтләндерү үзәгендә үсмерләр һәм кызлар арасында эшмәкәр С. Сахаров призларына пауэрлифтинг буенча шәхси команда беренчелегенә ярышлар булып узды.

  Ярыш Татарстан   ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Анда 43 яшь спортчы көч сынашты.

Ярышлар тренер Равил Минниханов әзерләгән балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге (ДОО(П)Ц) командасының тулы өстенлеге белән узды. Илһам Мингарипов, Йосыф Текин, Илназ Кәримуллин, Булат Мәгыйзов, Дмитрий Горшков, Станислав Лисов, Ралина Галиуллина, Әдилә Мусина үз үлчәү авырлыкларында беренче урыннарны алдылар.

Командалар арасында ДОО (П) Ц  беренче урынны яулады. Ямаш (тренер Инсаф Баһавиев), Түбән Тегермәнлек (Илнар Әгъзамов) икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса