Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә спортка битараф түгелләр

Балаларны сәламәтләндерү-белем бирү үзәгенең Рәис Хәлилов җитәкчелегендәге бадминтон түгәрәге 2016 елдан агротехник техникум спорт залында эшләп килә.

Биредә шөгыльләнүче балалар район җыелма командасының иң көчле спортчыларыннан саналалар. Инсаф Рәхмәтуллин, Ранил Сөләйманов, Гүзәл Хәбибуллина, Ризәлә һәм Адилә Хәлиловалар район, республика күләм ярышларда бик күп тапкырлар призерлар һәм җиңүчеләр булдылар. Бу түгәрәктә хәзер 7 яшьтән 14 яшькә кадәр булган унбиш бала йөри.Бүген спорт шактый зур чыгымнар таләп итә. Спорт җиһазлары да кыйммәт. Ярышларга бару өчен дә шактый зур чыгымнар таләп ителә.
-Еш кына ул чыгымнарны үземә күтәрергә туры килә, ата-аналар да булыша,- ди түгәрәк җитәкчесе Рәис Хәлилов.
Ә күптән түгел балалар спортын үстерү юнәлешендә җан атып йөргән Рәискә, аның түгәрәгенә йөрүче балаларга районның бер төркем җитәкчеләре, эшмәкәрләре көтмәгәндә бүләк ясап киткәннәр. 
- Шулай мәш килеп күнегүләр уздырып ятканда залга техникум директоры Мансур Мәннанов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Марат Мингалиев, аның урынбасары Рафаэль Мөхәммәтшин, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре Илмир Габдриев, Фәрит Галяветдинов килеп керделәр. Балаларның ничек шөгыльләнүләрен күзәттеләр, ярышларда ирешкән уңышларыбыз белән кызыксындылар. Бадминтонның балалар сәламәтлеге өчен файдалы булуын билгеләп үттеләр. Үзләре дә ракеткалар алып бадминтон уйнап алдылар. Соңыннан Илмир Габдриев белән Фәрит Галяветдинов түгәрәккә шактый күләмдә акчалата спонсорлык ярдәме күрсәттеләр. Республика күләмендә район данын яклап тагын да зуррак җиңүләргә ирешүебезне теләделәр, - диде Рәис шатлыгы белән уртаклашып. Ул әлеге игелекле иганәчеләргә, балаларга яраткан спорт төре белән шөгыльләнү өчен уңай шартлар тудырганы өчен  Мансур Мәннановка яшь спортчылар, ата-аналар исеменнән чиксез зур рәхмәтен җиткерде.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса