Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә профсоюз хезмәткәрләре өстәл теннисы ярышында катнашты

“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында район мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмалары арасында өстәл теннисы буенча шәхси-команда беренчелегенә ТАССР оешуның-100, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган ярыш булып узды.

 Районның мәгариф һәм фән хезмәткәрләре профсоюз оешмалары Советы рәисе Вера Ивановна Малакаева призларына үткәрелә торган бу традицион турнирда 6 профсоюз оешмасыннан 21 педагогик хезмәткәр катнашты.

 Хатын-кызлар арасында балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге педагогы Ольга Куприянова беренче урынны яулады. Гөлшат Билалова ( Балыклы Чүкәй мәктәбе) –икенче, Гөлүсә Хәлилова (ДООПЦ) өченче урыннарны алдылар.

Ир-егетләрдән Балык Бистәсе гимназиясе укытучысы Максим Бегунов җиңүче булды. Балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге педагоглары Роман Пигалев белән Хәйдәр Зыятдинов икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.

Командалар арасында балаларны сәламәтләндерү- белем бирү үзәге теннисчылары беренче урынны алдылар. Балык  Бистәсе гимназиясе-икенче, Балыклы Чүкәй мәктәбе командасы өченче урынга ия булдылар.

 

Автор Илгиз Җамалиев.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса