Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе спорт яңалыклары

  Балык кебек җитез шул бистәлеләр

    Күптән түгел Болгар шәһәрендә Спас районының “Олимп” спорт мәктәбе районара беренчелегенә үсмерләр һәм кызлар арасында йөзү ярышлары булып узды.
Анда Спас, Әлки, Алексеевский, Балык Бистәсе һәм Аксубай районнарыннан 75 тән артык спортчы катнашты.
Рүзәл Зиннәтуллин кроль, брасс стильләрендә—беренче, Зәринә Закирова брасста – беренче, ирекле стильдә –икенче, Ксения Салмина ирекле стильдә – икенче, Булат Гобәйдуллин  брасста – икенче, Эмиль Сибгатов ирекле стильдә–икенче, Софья Әгълиева брасста–өченче, ирекле стильдә беренче урынны алдылар.
Эстафетада үсмерләр дә, кызлар да беренче урыннарны яуладылар.
Нәтиҗәдә команда да  беренче урында калды.
                  
              
             Фадейчев шәкертләре  җиңде

“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында өстәмә белем бирү педагогы И. Шакиров призларына  волейбол буенча ярышлар  үткәрелде. Бәйгедә  биш команда көч сынашты.
Беренче урынны Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе командасы (тренер В. Фадейчев) яулады. Балык Бистәсе гимназиясе (М. Бегунов), Шомбыт мәктәбе (Р. Төхвәтуллин)  волейболчылары икенче, өченче урыннарны бүлештеләр.
                    
 
                         Өметлеләр бездә дә бар

 Базарлы Матакта “ Татарстанның бадминтон өметләре” республика ярышларының зона этабы узды.
Кызлар арасында Гүзәл Әгъзамова (Күгәрчен) – беренче, Айсылу Сибгатуллина (Балык Бистәсе) – икенче, Зилә Шәрипова (Юлсубино) өченче урыннарны алдылар. 
Малайлар арасында Матвей Кузнецов (Балык Бистәсе) өченче урында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса