Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе өлкәннәрне өстәл уеннарында да сынатмый

Балык Бистәсе мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы һәм Хәрби бурычларын илебездән читтә үтәгән ватандашларыбызны искә алу көне уңаеннан пенсионерлар арасында шахмат һәм шашка буенча турнирның муниципаль  этабы булып узды.

  Уеннар башланыр алдыннан анда катнашучыларны “Рәсәй пенсионерлар союзы”  җирле бүлек рәисе Анатолий Автономов сәламләде. Әлеге чара район “Рәсәй пенсионерлар союзы”  җирле бүлеге, район Пенсия фонды идарәсе, башкарма комитетның яшьләр сәясәте, спорт һәм туризм бүлеге һәм район мәдәният йорты ярдәмендә оештырылды.

Турнирда Балык Бистәсе, Трой-Урай, Олы Елга, Котлы Бөкәш, Бәтке, Күгәрчен, Урахча һәм башка авыл командалары да бар. Уенчыларның күбесе мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Ак ладья” клубына йөриләр. Бу көнне ярышларда катнашучыларның һәркайсы да берьюлы берничә партия уйнадылар.

Ярыш нәтиҗәләренә килгәндә, шахмат буенча хатын-кызлар арасында беренче урынны Валентина Решетилова (Балык Бистәсе), икенче урында Алевтина Назарова (Бистәсе Бистәсе),  өченче Наталья Фәхретдинова (Олы Елга), ә ирләр арасында Виктор Никитин (Урахча) – беренче, Агмалетдин Юнусов (Котлы Бөкәш) - икенче, Валентин Чернов (Балык Бистәсе) өченче урыннарны алдылар. Шашка буенча Нина Пименова (Бәтке), Нурмөхәммәт Касыймов (Трой-Урай авылы) беренчелекне яуладылар. Ә Светлана Кутлина (Балык Бистәсе),  Мансур Атнагулов (Трой-Урай авылы) – икенче,  Юлия Фугина (Трой-Урай авылы) һәм Илфат Гарифуллин (Күгәрчен)  өченче булдылар. Җиңүчеләргә Диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Чистай шәһәрендә узган турнирның икенче этабында безнең район командасы өченче урынны алды. Шәхси зачетта ирләр арасында беренче урында Виктор Никитин, хатын-кызлар арасында Валентина Решетилова-өченче, шашка буенча ирләр арасында Нурмөхәммәт Касыймов өченче урынны яуладылар.

   

 

 

Светлана Кутлина.

фото от автора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса