Балтач авылыннан Нияз Гыйлемҗанов бронза медаль яулап алды.

Яңа ел алдыннан Казан шәһәрендә “Ак Барс” көрәш сараенда сумо көрәше буенча ир-атлар арасында Татарстан чемпионаты узды.
Безнең районның Балтач авылыннан Нияз Гыйлемҗанов бронза медаль яулап алды.
Бу аның спортта беренче җиңүе генә түгел. Уңышка ирешү өчен ул даими рәвештә татарча һәм ирекле көрәш төрләре белән шөгыльләнә, район җыелма командасы составында чыгыш ясый.
Хәзерге вакытта Нияз район Агротехникумында укый, шул ук вакытта тренеры Айназ Якупов кул астында, көрәш клубында шөгыльләнә. Һәм менә нәтиҗәсе буларак ярышта өченче урынны ала.
-Нияз өметле көрәшче. Көрәш алымнарына үзвакытында аны тренер Рафыйк Мөхәммәтшин өйрәткән. Хәзерге вакытта атнага ике тапкыр безнең көрәш клубына йөреп минем күзәтү астында шөгыльләнә. Бу ярышларда катнашу өчен ике атна ныклап күнегүләр үттек, кагыйдәләрен өйрәндек.
Сумо буенча ярыш - көрәшчеләрнең үзара көч алышуы белән аерылып тора. Нияз 4 көрәштә катнашып, берсендә оттырды һәм өченче урынны яулады. Бу көннәрдә ул ирекле көрәш буенча үз үлчәү категориясендә Татарстан беренчелегенә әзерләнә,- диде Айназ Якупов.
Тренер булып Айназ 2017 нче елдан бирле эшли. Ирекле көрәш буенча Бөтенрәсәй турнирында өченче призлы урынны ала, 2012-2013 нче елларда югары уку йортлары студентлары арасында ирекле көрәштә Татарстан чемпионатында ике тапкыр финалга чыга. Үзенең уңышлары өчен тренерлары, күп тапкыр Сабантуйның абсолют батыры Габделхәй Галиуллин, Бөтенрәсәй һәм республика турнирлары призеры Илназ Шакировка, күп тапкырлар Сабантуй батыры һәм республика турнирларында призлы урын яулаган Рафыйк Мөхәммәтшинга рәхмәтле.
Менә шулай танылган көрәшчеләрнең шәкертләре районыбыз данын яклауны дәвам итәләр. Алар яшь көрәшчеләргә бөтен белемнәрен, күнекмәләрен җаннары-тәннәре белән җиткерәләр. Ә соңгылары моның шулай икәнен исбатлыйлар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 март 2021 - 09:36Җәннәттә ир белән хатын бергә буламы? Һәр мөселман кешесенең хыялы - Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәт бакчаларына керү.500
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!5800
-
5 март 2021 - 10:29Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар Район башлыгы урынбасары Фирдания Әхмәтҗанова Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинова янында булып кайтты.11800
-
5 март 2021 - 09:19Әй, шофер, тот рульне туры! “ Авыл офыклары” редакциясе күптән түгел үзенең социаль челтәрләрендә оештырган “Иң яхшы таксист” бәйгесенә йомгак ясады. Нәтиҗә халык биргән тавышка карап билгеләнде. Бәйгенең җиңүчесе Мансур Мифтахов булды.14900
-
5 март 2021 - 09:15Любовь Бәдертдинова: «Ана дигән бөек исемгә ирешәсе иде» Хатын-кыз күңеленә мәхәббәт, гүзәллек, йомшаклык, иң көчле Ана хисләре дә, гаилә учагы җылысы да сыйган.27600
-
5 март 2021 - 08:53Балык Бистәсендә прививка капаниясе дәвам итә Район поликлиникасында коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясау дәвам итә.10600
-
5 март 2021 - 08:48Балык Бистәсенең хастаханәсендә яңа җитәкче Динар Рамил улы Гаязов Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенә баш табиб итеп билгеләнде.39000
-
5 март 2021 - 08:43Балык Бистәсе районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсендә очрашу булды 8 Март бәйрәме алдыннан Балык Бистәсе муниципаль районының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды.11700
-
5 март 2021 - 08:41Луиза Ананьева : "Яз бәйрәме шатлык өстәсен " Көннәр язга карый башлады. Кояш җылылыгы тирә-юньне генә түгел, җанны да җылытырлык.11300
-
5 март 2021 - 08:38Илдар Таҗетдинов гүзәл затларыбызны бәйрәм белән котлый 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – иң якты, матур бәйрәмнәрнең берсе.15300
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126100
-
4 март 2021 - 11:17Май белән кер юу серен беләсезме? Пычрак тастымалларны майлы суга салып, берничә сәгать җебетергә кирәк14400
-
5 март 2021 - 10:34Олы Елга авылында яшәүче Минниса Шәйхетдинованы котладылар
-
5 март 2021 - 10:26"Авыл офыклары "редакциясе "Халык жәүһәрләре” бәйгесен ачып җибәрә 🎤🎧
-
4 март 2021 - 11:32Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында туып үскән Рабига апа Кадырова белән сугыш елларын барлыйбыз
-
3 март 2021 - 11:13«ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә. «ВАЗ-2114» автомобиленә машина йөртүче таләп ителә.7900
-
9 март 2021 - 09:36Җәннәттә ир белән хатын бергә буламы? Һәр мөселман кешесенең хыялы - Аллаһының рәхмәтенә ирешеп, җәннәт бакчаларына керү.500
-
7 март 2021 - 13:17Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык хатын-кызларыбызны бәйрәм белән тәбрик итә Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!5800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика