Дин һәм без рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе районы Полянка авылы мәчетендә файдалы чара узган
Шушы көннәрдә Полянка авылы мәчетендә очрашу булды. Балалар һәм әниләрне мәчет белән таныштыру оештырылды анда. Кунакка күп балалы аналар, дәү әниләр, әбиләр килгән иде. Һәрберсе тыйнак кына сәлам биреп түргә узды алар. Рәт-рәт тезелеп утырып мәчетнең имамы Равил Сафинның сүз башлавын көттеләр.
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы мәчетенә ай куелды
Кичә Күгәрчен авылының элекке, борынгы мәчетенә ай куелды. Әлеге тантанада Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Марс Мәгыйзов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, тарихчы Нурулла Гариф, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, имамнар, шушы мәчетне төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Мәрьямбикә Шәмсевәлиева һәм башка бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.
-
Балык Бистәсе авылларында гошер жыелды
Көз – байлык,муллык фасылы.Елның бу чорында кешеләр бакчаларында үстергән кишер,чөгендер, бәрәңге,суган һәм башка уңышларны казып ала,эре-эре хуҗалыклар басу кырлардагы иген,арыш, кукурузны суктырып,амбарларга озата.Ислам дине кагыйдәләре буенча без көзен алган шушы уңыштан фәкыйрь-мохтаҗларга,мескен-ятимнәргә,дин юлында хезмәт итүчеләргә,мәчет-мәдрәсәләрдә белем алучы шәкертләргә дә өлеш чыгарырга,ягъни гошер сәдакасы бирергә тиеш.
-
Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә шәһадәтнамәләр тапшырылды
Кичә районыбызның үзәк мәчетендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Балык Бистәсе район мөхтәсибәте җирле Мөселман дини оешмасы низамнамәсенә таянып, авыллардагы мәдрәсә-мәчетләрдә дини белем биргән абыстайларга шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарага район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Казан мәктәпләрендә диннәр тарихы, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә, дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын, методикасын булдыручы, танылган вәгазьче Сәйдә абыстай Аппакова да килгән иде.
-
Өшкерүче Фәрит хәзрәт: «Җеннәр кешегә гашыйк булып та керә»
Җеннәр кешегә ни өчен керә? Җен алыштырган дигән сүз каян килеп чыккан? Сихерчеләргә кем хезмәт итә?
-
Тәрәзә төбеңә күгәрчен кунса... Үлгәннәргә бездән ник кирәк?
Бу арада үлем-җитемнәр байтак булды. Мондый хәбәрләр һәрчак шомлы, бик авыр кабул ителә. Үзеңнең югалтуларың, басылып торган йөрәк яраларың кузгала. Бакыйлыкка күчкән якыннарың турында уйланасың, янасың, көясең... Бүгенге әңгәмәбез – әрвахларыбызга сәдака бирү, дога кылу тәртибе турында. Сорауларга Казандагы “Гадел” мәчете мөгаллимәсе Фәния абыстай Җәләлиева җавап бирә.
-
«Акча ярату сәбәпле, мин гайбәттән туктадым»
Равил хәзрәт Бикбаев, Әмәт мәчете имамы:
-
Шайтанның иң зур хәйләсе
Риваять.
-
Балык Бистәсе район үзәк мәчете укырга чакыра
Район үзәк мәчете мәхәлләсендә яңа группалар туплап дин асбакларына укытуның быелгы чорын башлап җибәрергә ниятлилеләр.
-
Балык Бистәсе хаҗилары исән - имин өйләренә кайттылар
Хаҗ кылу игелекле гамәл
-
Корбанны кем исеменнән чалу дөрес?
Россия мөселманнарының Үзәк Диния Нәзарәте карамагы астында булган бөтен төбәкләрдә кебек үк Удмуртиядә дә Корбан гаете 21нче августта бәйрәм ителәчәк.
-
Бүген Гарәфә көне
Зөлхиҗҗә аеның тугызынчы көне – Гарәфә көне, көннәрнең иң кадерлесе.
-
Корбан сатып алганда сатулашырга ярыймы? (Корбан чалу турында 25 сорауга ҖАВАП)
Мөселманнарның көтеп алынган зур бәйрәме – Корбан гаете якынлашып килә. Быел ул 21 августка туры килә. Гарәп теленнән «корбан» сүзе «нәрсәгә дә булса якынаю» дип тәрҗемә ителә. Бу очракта без, корбан чалып, Аллаһы Тәгаләгә якынаябыз.
-
2018 елда корбан чалыр өчен нисаб күләме билгеле булды
Корбан бәйрәме көннәрендә корбан чалуның мәгънәсе нидә? Кемнәргә корбан чалу вәҗиб(тиешле) санала? Нинди терлек, мал-туар корбан өчен яраклы? Корбан бәйрәме алдыннан әлеге һәм башка сорауларга җавапны сез түбәндәге язмадан таба алырсыз.
-
Корбан чалу буенча 5 сорауга ҖАВАП
Байлыгы һәм мөмкинлеге булган һәрбер мөселман кешесе өчен корбан чалу ваҗиб (тиешле) гамәл санала.