Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе Үзәк мәчетендә шәһадәтнамәләр тапшырылды

Кичә районыбызның үзәк мәчетендә Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте Балык Бистәсе район мөхтәсибәте җирле Мөселман дини оешмасы низамнамәсенә таянып,  авыллардагы мәдрәсә-мәчетләрдә дини белем биргән абыстайларга шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасы булып узды. Әлеге чарага район башлыгы Илдар Таҗетдинов, Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фондының башкарма директоры Нурия Һашимова, Казан мәктәпләрендә диннәр тарихы, гарәп телен укытуны башлап җибәргән мөгаллимә, дин сабаклары бирүнең уку-укыту программасын, методикасын булдыручы, танылган вәгазьче Сәйдә абыстай Аппакова да килгән иде.

Очрашу Коръән сүрәләрен тыңлаудан башланды. Аннан сүзне район мөхтәсибе Рамазан хәзрәт алды. Ул бүгенге көндә район үзәге, авылларда эшләп килүче мәчет-мәдрәсәләрнең торышы, анда дин сабагы бирүче мөгаллимәләрнең тырыш хезмәтләре хакында әйтеп узды. Көзге уңыштан гошер чыгарган мөселман кардәшләребезнең елдан-ел арта баруына сөенечен белдерде, кылган изге гамәлләренә ихлас рәхмәтен җиткерде.
- Онытмыйк, барлык изгелекләребез өчен Раббыбызның рәхим-шәфкатенә ирешербез. Бүгенге көндә дистәләгән мөгаллимәләребез шәкертләргә дин сабаклары бирә, аларның күңеленә шәфкать-миһербанлылык чаткылары сала икән, бу үзе үк игелекле гамәл. Район башлыгының безнең белән бергә булып, эшебез белән даими кызыксынуы, булышырга әзер торуы да киләчәгебезгә зур стимул бирә,--диде ул. 
Район хакимияте башлыгы Илдар Таҗетдинов, Казаннан килгән кунаклар Нурия Һашимова, Мансур хәзрәт Җәләлетдин дә үз чыгышларында гыйлем алырга теләгән һәркемгә мөмкинлекләрнең зур булуын, хөкүмәтебезнең бу өлкәдәге ярдәмен ассызыклап үттеләр. 
Шәһадәтнамәләр тапшыру тантанасында шулай ук нәтиҗәле хезмәтләрен бәяләп мөгаллимә-абыстайларга район мөхтәсибәтенең Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре дә тапшырылды.
Сәйдә абыстай Аппакованың исә мәчеткә килүчеләргә, гомумән, тыңлаучыларга әйтер сүзе һәрвакыттагыча күп. Тирән гыйлеме, үтемле сүзе, зирәклеге белән һәр тыңлаучыны үзенә каратты ул. Күпләрне кызыксындырган дингә кагылышлы сорауларга бик теләп җавапларын бирде.
Очрашу һәркемдә дә зур тәэсирләр калдыргандыр дип уйлыйм. Аллаһы Тәгалә киләчәктә дә һәр барчабызга, күңел тынычлыгы вә саулык, бәхет-сәгадәт, һәр йортка иминлек, иркен һәм мул тормыш насыйп итсен!

Фәрвәз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса