Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Балык Бистәсе хаҗилары исән - имин өйләренә кайттылар

Хаҗ кылу игелекле гамәл

Агымдагы елның 11 августында хаҗга киткән дин кардәшләребез, шөкер,  исән-имин илебезгә кайтып җиттеләр. Быел районыбыздан 13 кеше әлеге изге урынга хаҗ кылырга барды. Шул нияттән район мөхтәсибе Рамазан Хисаметдинов та сөенечен газета укучыларыбызга җиткерде.

  –Ислам диненең бишенче баскычы–хаҗ. Ул гыйбадәтләрнең иң олысы. Шуңа да мөмкинчелеге булган һәр мөселманга хаҗны кылу фарыз. Аллага шөкер, районыбыздан әлеге изге гамәл белән юлга чыгучылар саны елдан-ел арта. Быел 13 кешенең хаҗ сәфәренә чыгуы һәм барчасының да сау-сәламәт өйләренә, гаиләләренә кайтып җитүе аеруча куанычлы. Чөнки хаҗ сәфәре ерак юл. Аларны изге теләкләр белән озату һәм сөенеч-шатлыкларда каршы алу минутларын кичерү үзе бер бәхет. Хаҗиларның барысы да Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан оештырылган “Дум РТ Хаҗ” операторын сайлады. Хаҗга баручылар белән мәчетләрдә Согуд Гарәбстаны кануннары, хаҗ кылу кагыйдәләре һәм фарызлары белән таныштыру дәресләре уздырылды,–ди ул.

Бу көннәрдә һәркем хаҗдан кайткан хис-кичерешләр белән яши. Әле дә бер-берсе белән аралаша, күңелдәген уртаклаша.

–Һәрнәрсәнең башлангычы булган кебек дингә кереп китүдә, хаҗга бару хыялын куәтләндерүдә мөгаллимәләребезнең роле аеруча зур. Озак еллар Күгәрчен авылы мәчетендә мөгаллимәлек итүче Маһруйбикә апа Садыйковадан дәресләр алдым. Белем алу белән бергә үземне рухи яктан да әзерләдем. Сәфәргә кузгалыр алдыннан Балык Бистәсеннән Мөхәммәдия мәдәрәсәсен тәмамлаган Рамилә Әхмәтсафина белән сөйләшүем дә үтемле булды. Хаҗия буларак икесе дә киңәшләрен бирделәр. Ерак юлга чыкканда янәшәңдә ярдәмчел, ихтирамлы кешеләрнең булуы бик кирәк икән. Бүлмәдәшләрем Фәридә, Вәсилә, Гөлсинә, Минзия, Рәмзияләрнең игелекле, шәфкатьле икәнлекләренә тагын бер кат инандым. Безгә изге сәфәр теләп калган Рамазан хәзрәт, Рушания остазыбыз да һәрдаим теләктәшлек итеп элемтәдә тордылар,–ди Күгәрчен авылыннан Диләрә апа Галиева. Хаҗга бару турындагы уй-ниятләрен ире Илгиз абыйның хуплавына, балалары, туганнарының булышуына да рәхмәтле ул. “Аллага шөкер, барыбыз да намазда. Илгизнең җомга намазын калдырмавына, оныкларымның мәчеткә йөреп дин сабак алуларына куанып бетә алмыйм. Киләчәктә дә иман байлыгы белән яшәүне Аллаһыбыз насыйп итсен”,–ди ул.

Биектау авылыннан Фәридә Мөхәммәтҗанова да хаҗ сәфәренең һәр минутын күңеленә сеңдергән.

 

Тулырак газета битләреннән укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса