Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин һәм без

Шайтанның иң зур хәйләсе

Риваять.

Шайтаннар җитәкчесе Иблис бер вакыт ярдәмчеләрен җыя: 
— Ярдәмчеләрем! Соңгы елларда җәһәннәмгә баручылар юк дәрәҗәсендә. Димәк, эшегезне җиренә җиткереп башкармыйсыз. Әйдәгез, кешеләрне котыртуның яңа төрле ысулларын эзлик. 
Шайтанның берсе әйтә: 
— Әйдәгез, җир йөзенә таралышыйк та, Аллаһ юк, дигән фикерне таратыйк. 
— Бу эшне инде башкарып карадык, — дип җавап бирә аңа Иблис, — Аллаһка ышанган кешене мондый сүз белән генә тайпылдырып булмый. 
Икенче шайтан сүзгә кушыла: 
— Әйдәгез, Аллаһ бар, әмма җәннәт-җәһәннәм юк, — дип хәбәр таратыйк. 
— Бу да нәтиҗә бирмәячәк, — дип җавап кайтарган Иблис. — Күпләр барыбер теге дөньяга ышануын дәвам итәчәк. 
Шуннан өченче шайтан болай ди: 
— Миңа калса, иң нәтиҗәле корал — кичектерү. 
— Ничек соң ул кичектерү? — дип сорый башка шайтаннар. 
— Кичектерү — Аллаһ бар, теге дөньяда булачак хәлләрнең барысы да дөрес, әмма синең эшең әнә ничек күп, дию. Фәлән эшемне бетерим, аннары Аллаһ кушканча яшәрмен, дигән фикер белән кеше үлгәнче яши. Хәтта үлем якасыннан тоткач та, әһәмиятле эшен киләчәккә калдырып, вафат була. 

Хөрмәтле дустым! Бу риваятьнең гыйбрәте бик зур. Бүген эшли ала торган игелекне иртәгәгә калдыру, яхшылык эшләү мөмкинлеген кулдан ычкындыру, Аллаһка якынаюны кичектереп яшәү һич дөрес түгел.

 фото

silver-kub.narod.ru

http://zamansulyshy.ru/news/din/shaytanny-i-zur-khylse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса