Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы мәчетенә ай куелды
Кичә Күгәрчен авылының элекке, борынгы мәчетенә ай куелды. Әлеге тантанада Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитет җитәкчесе Марс Мәгыйзов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илсур Садыйков, тарихчы Нурулла Гариф, район имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов, имамнар, шушы мәчетне төзекләндерүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Мәрьямбикә Шәмсевәлиева һәм башка бик күп кунаклар, авыл халкы катнашты.
Тарихи бинаны киләчәктә мәдрәсә итеп файдаланырга ниятлиләр. Бүгенге көндә Күгәрчен авылында халыкка ике мәчет хезмәт күрсәтә, аларда Низаметдин хәзрәт белән Илдус хәзрәт имамлык итә.
Ай куелган борынгы мәчет бинасы, өченче мәхәллә мәчете булып, 1906 елда ачылган. Борынгы тарихи-мирас һәйкәле булып саналган мәчетне төзекләндерү буенча агымдагы елның 28 августында җыелыш булган иде. Ике ай вакыт эчендә аның түбәсе ябылды һәм манара куелды. Совет чорында ул, икенче каты өстәлеп, авыл советы бинасы буларак хезмәт иткән.
(Язманы тулысынча газетабызның киләсе саныннан укый аласыз)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев