Якташыбыз Эльвира Хамматова концертына чакыра
Мәдәният

Якташыбыз Эльвира Хамматова концертына чакыра

Аны якыннан белгәннәр сабыр холыклы, тыйнак диләр, читтән күреп белүчеләр кыю характерына соклана, ә тамашачы исә сәхнәдәге Эльвира Хамматованы бөтенләй башка яктан-моңлы җыры, үзенчәлекле тавышына карап бәяли. Чынлыкта да нинди икән ул безнең якташыбыз, татар эстрадасына «Яшьли сөйгән ярым» дип җырлый-җырлый кергән Эльвира Хамматова?!

-Якты, матур киләчәккә зур күзләр белән караучы дияр идем. Сәхнәдәге йомшаклык та, тыйнаклык та тормыш агышына карап үзгәрә. Көндәлек тормыштагы кызу ритмга ияреп, барына да җитешергә тырышам. Еллар үткән саен зирәклек тә арта торгандыр, вакытында туктап ял итәр өчен әйләнә-тирәмдә күрәсем килгән кешеләрем, күңел бушатырга якыннарым, шатлыгымны уртаклашырга әнием, абыйларым, улым бар. Барлык хатирәләрне, үткәннәрне яңартырдай яраткан шөгылем - җырларым бар!
--«Каеннарга нигә уеп яздың?», «Кавыштыр, мәхәббәт», «Язмышларны булмый үзгәртеп», "Рәхмәт сиңа" кебек хитларың белән халык күңеленә үтеп кердең. Иҗатың һаман югарыга үрли. Моның серен талант, сәләткә генә бәйләү дөрес булырмы?
- Мин моны, беренче чиратта, уңышка бәйләр идем. Кечкенәдән күңелем җырга, музыкага тартылды. Район халыкны социаль яклау бүлегендә белгеч вазыйфасын башкарганда да үз урынымны җыр өлкәсендә табармын дип уйлый идем. 2004 елда сайлап алу кастингында катнашып, "Татар җыры-2007" конкурсының "Ел ачышы" номинациясендә, 2010 елда шул ук конкурсның "Иң яхшы видеоклип" номинациясендә "Алтын Барс" премияләренә лаек булуым минем ялгышмавымны - хак юлда икәнемне күрсәтте. Куйган максатка тугры калып, вак-вак адымнар белән булса да атлап, үз дигәнеңә ирешү юлларын барларга кирәк дисәм, бу яңалык булмас...
Сәнгатьтә талантың булу кирәк әлбәттә, тик бу гына җитми. Авылларда, районнарда сәхнә тотарлык күпме үзешчәннәребез бар. Гомерләре буе күңелләре зур сәхнәләргә тартылып та, язмышлары башка булганнардан без - эстраданың 800 гә якын җырчысы, шушы сайлаган юлыбызда бик күп нәрсәне корбан итәргә әзерлегебез белән генә аерылып торабыз.
- 26 апрельдә район мәдәният йортында булачак концертны якташлар алдында имтихан тоту дип тә атарга мөмкин. Әлеге программада нинди үзенчәлекле яңалыклар бар?
- Әлеге концерт минем өчен чыннан да зур имтихан. Казан тамашачысына мин инде ике сольный программамны тәкъдим иткән идем, тик монысы авылдашларым, райондашларым алдында булганы - иң җаваплысы. Шаккаттырырга дигән максат куймыйм, ә бары күңелемдә булганы белән уртаклашу теләгем. Барын да уртага салып сөйләшеп, җырлашып, бер кичкә булса да якташларым белән буласым килә.
Әлбәттә, бу программада мин үзем генә түгел, иҗатташ дусларым: Алмаз Мирзаянов, Динар Бәдретдинов, Нияз Сафиуллин, Ильнар Сәйфиев, "Сәйдәш" бию төркеме дә булачак.
-Иҗатыгызның гөрләгән, чәчәк аткан чоры. Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
-Бу сорауны яратам. Планнар диюгә үзеннән-үзе бар да тезелә дә баса. Чәчәк атар чаклар алда булсын иде. Планнар да, максатлар да бик күп. Иң мөһиме, аларны тормышка ашырырга көч һәм сабырлык кына җитсен.
Җырчы камилләшергә, үз өстендә эшләргә, яңа җырлар, альбом яздырырга тиеш - бу минем планнарымның бер өлеше. Максатым - тамашачы миннән моңа кадәр көтмәгән җырга клип төшереп, барлык радиоалгычларда сәгать саен яңгырап тору. Ә җитдирәк әйтсәк, җавап мондый: сау-сәламәт килеш, хатын-кыз бәхетенә уралып, якыннарым янәшәсендә хәерле гомер кичереп, олыгайган көнемдә җырларымны искә алучыларны булдыру.
Әңгәмәдәш - Фәрвәз КАЮМОВА.
фотоpobedpix.com

Нет комментариев