Фирдүс Тямаев үзенең командасына кеше эзли
Мәдәният

Фирдүс Тямаев үзенең командасына кеше эзли

Татар эстрадасында бүген иң популяр җырчыларның берсе Фирдүс Тямаев үзенең командасына музыкантлар, җырчылар һәм биючеләр эзли. Фирдүс белән эшләргә хыялланган булсагыз, бәлки, бу сезнең алтын шанстыр.

Шулай итеп, яңа сезонга гастрольгә йөрергә кемнәр кирәк: биюче кызлар, егетләр, бэк-вокалда, баянда, скрипкада, саксофонда уйнаучы кешеләр.

Фирдүсне социаль челтәрләрдә таба аласыз. Телефон номерыгызны язсагыз, ул үзе элемтәгә чыгар.
Кастингны узган кешеләр җәйге концертларда, Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә катнашачак.
"Җәй буена репетиция булачак," - ди Фирдүс Тямаев.
фото pg13.ru

Нет комментариев