Бүген Олы Мәшләк җирлегенә Әхмәт Гадел кайтты(фотолар)
Мәдәният

Бүген Олы Мәшләк җирлегенә Әхмәт Гадел кайтты(фотолар)

Әйе, бүген Олы Мәшләккә олуг шагыйрьнең рухы, истәлекләре, хәтирәләре хәтер аша кайтты. Олы Мәшләк мәктәбендә шагыйрь Әхмәт Гаделгә 75 ел тулу уңаеннан музыкаль- әдәби искә алу кичәсе узды. Кичәгә Казаннан, Мамадыштан олпат иҗат әһелләре, галимнәр, мәрхүмнең якыннары, туганнары җыелдылар.

Чараны кичәне оештыручылар ачып җибәрделәр. Аларның сәхнәләштерелгән шагыйрь биографиясе күренеше кемдә генә соклану уятмады икән. Бишегеннән соңгы сулышынача күз алдына килде Әхмәт Гадел. Мәшлеклеләрнең махирлыклары, осталыклары бу юлы да бер уч төбенә сыйгандай булды. Шагыйрьнең үз амәнәте буенча мәңгелеккә Мәшләктә калырга теләүе күпләр өчен табышмак булып калса да, аның ялгышмаганлыгы бүген инде ачык хакыйкать.Күр аны ничек якын күрә,үз саный,хөрмәтли Мәшләк халкы. Әлеге мәктәптә зур масштабларда өч ел рәттән" Гаязов укулары"н үткәргәннәр. Киләчәктә аларның максатлдары бу укуларны республика дәрәҗәсенә күтәрү Кичәдә чыгыш ясаучылар: Татарстан язучылар берлеге рәисе Рәмис Аймәтов,Фатих Хөсни премиясе иясе Марат Әмирханов, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни премияләре лауреаты, шагыйрь, Әхмәт Гаделнең якташы- мамадышлы Рафаэль Газизов, Кол Гали премиясе иясе, прозаик Шаһинур Мостафин, шагыйрьнең улы шагыйрь, тәрҗемәче Ихтыяр,Татарстан Республикасы фән эшлеклесе,профессор, галим Рифат Җамал, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, мәшләкле Ринат Нуруллин , " Авыл офыклары" газетасы мөхәррире, шагыйрь Вазыйх Фатыйхов һәм тагын бик күпләр әлеге кичә хакында үзләренең җылы фикерләрен җиткерделәр. шигьри күчтәнәчләрен өләштеләр, шагыйрь турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Алга таба да очрашырга, бу изге гамәлне дәвам итәргә сүз куештылар.

Бу көнне кунаклар Олы Мәшләккә рәсми визитларын Әхмәт Гадел каберенә зиярат кылудан башладылар.

Вазыйх Фатыйхов.

Автор фотолары.


Нет комментариев