Кичә Мәскәүдә җырчыга "Татарстанның атказанган артисты" дигән таныклык тапшырдылар. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә МакSимга (Марина Максимовага) "музыка сәнгатенә керткән өлеше һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен" "Татарстан Республикасының атказанган артисты» исеме бирелде.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Максимга «Нам приятно, что на главных сценах столицы все чаще звучат имена деятелей культуры - заслуженных артистов Татарстана», - диде.
Максим исә мактаулы исем өчен рәхмәтен белдерде.
http://matbugat.ru
фото из сайта.
Нет комментариев