Якын дус, чын дуслык турында күпме генә сөйләсәк тә, артык булмас кебек. Чөнки бүгенге заманда дуслык төшенчәсенең асылы югала барган кебек тоела миңа. Кайбер әти - әниләр авызыннан: "Ул Фәләннең баласы, аның белән аралашма" яисә " Әнә, Фәләннең улы яки кызы белән дус бул, аның әти - әниләре урында эшли"...
Шушы сүзләрдән соң баласына юньле - башлы киңәш бирә белмәүче әти - әниләрне кызганыргамы, әллә аралашу, үзенә дуслар таба алмый йөргән бер гаепсез баланымы? Аңламассың... Менә шушыларны, гомумән, бүгенге вәзгыятьне дә истә тотып, балаларда бер - берсе арасында дустанә мөнәсәбәт булдыру, дуслыкның кадерен белергә өндәү максатыннан чыгып Корноухово мәдәният йортында "Теремок" балалар бакчасы белән берлектә " Безнең дуслык - нык дуслык, безнең дуслык - чын дуслык" дип исемләнгән чара үткәрелде. Мавыктыргыч уеннар, кызыклы бәйгеләрдән торган чарага авылыбызның асыл балалары гына түгел, әби - бабаларына җәйге ялга кайткан егет - кызлар да бик күп килгән иде. Әлеге чара чын мәгънәсендә дуслык бәйрәме булды. Балалар бергәләшеп дуслык турында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, дуслык турында мәкаль- әйтемнәрне искә төшерделәр. Берсеннән - берсе кызыклы уеннарда да бик теләп катнашты балалар. Бер - берсенең уңай якларын санадылар, актерлык осталыкларын күрсәттеләр, командаларга бүленеп тә ярыштылар. Глеб Тихонов, Алена Миндагалиева, Андрей Гаврилов сәнгатьле итеп шигырь сөйләп шаккаттырса, Манзура Муминова белән Гадел Хәбибуллинга биюдә тиңнәр табылмады. Гомумән, бүгенге бәйрәмдә рәхәтләнеп ял итте балалар. Ә аларның күтәренке кәефләрен күрү, шат авазларын ишетү без - оештыручыларның йөрәгенә сары май булып ятты.



Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Нет комментариев