Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Район газетасы авылымның хәтирәләрен яңартты

Район газетасын гаиләбез белән бик күптәннән, бала чактан ук алдыра идек. Хәзер үзем олыгая төшкәч бигрәк тә яратып укыйм. Авылның үткәне, бүгенге торышы, аның кешеләре турында язылган язмалар күңелемә аеруча якын.

Алар җандагы хатирәләрне кузгата: колхозның гөрләп торган чорларын искә төшерә. Эшкә барганчы дип мал-туарларны барлап алу, иртүк көтүченең һай-һайлап чыбыркы шартлатып сыерларны кырга алып чыгып китүләрен безнең буын тиз генә онытмас әле. Авыл гына түгел, урамыбыз да гөрләп тора иде шул безнең.
Авылны кергәч тә беренче йортта Хәсән белән Зәйтүнә яшәделәр. Биш бала тәрбияләп үстерде алар. Барысы да тәртипле, игелекле булдылар. Өч балалары шәһәргә китеп урнашты. Төп нигездә хәзер Илгизәр белән Гөлнар яши. Аларның да өч балалары бар. Илгизәр җитмеш төрле һөнәр иясе, нинди ярдәм сорап килсәң дә каршы килми, матур яшиләр.
Аларның өйләре каршында Хәсәннең абыйсы – гомер буе механик булып эшләгән Нәдерша абый белән Зәкия апа яшәделәр, дүрт кыз үстерделәр, ир-ат эше дип тормадылар, бик тырышлар. Кызлар читкә китеп урнашсалар да, туган нигезләрен онытмыйча аны төзекләндереп торалар. Хәсән һәм Зәйтүнә, Нәдерша абый белән Зәкия апа инде вафатлар. Алар рухына балалары ел да Коръән укыталар.
Хәсәннәр күршесе Хәмәтгали абый белән Асия апаларның да дүрт балалары булды. Эшчәннәр, тәртиплеләр. Шәһәрдә яшәсәләр дә нигезләрен барлыйлар, бакчаларында бәрәңге утырталар, читтән караганда монда кеше яшәми димәссең. Алар янәшәсендә Әзинәбикә белән Рафат яшәделәр. Әзинәбикә фермада сыерлар сауса, Рафат тракторда эшләде. Җиде бала үстерде алар. Уллары Рафаэль хәзер авылда данлыклы фермер. Бик игелекле, ярдәмчел. 
Урамыбызда тагын Миннебикә апа белән Миннегалим абый да бар иде. Дини гаилә, биргән киңәшләре дә үтемле булды. Алты балалары да шәһәргә китеп урнашты. Авылда нигезләре таушалгач кызлары  Назимә ире белән яңа йорт төзеделәр, туганнары кунакка еш кайта. Әлеге йорт каршысында Хәсәнша абый белән Сания апа гомер кичерде. Алты балалары арасыннан ике уллары бакыйлыкка күчте, калган дүрт кызлары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермәделәр.

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

 

Наилә Сафина,
хезмәт ветераны.
Мәмли Казаклар Чаллысы авылы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса