Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Үз хезмәтенең остасы

Газетаның чираттагы санына әзерләгән героем, элеккеге елларда үз кул астындагы малкайларыннан бүгенгедәй 25 әр килограмм сөт савып алса, мөгаен бик күп орденнарга лаек булыр иде.

Рәсемдә Нурия Сәйфиева

Әмма, колхоз зур булганлыктан аны күреп  бетермәгәннәр, күрәмсең. Районыбызның Кече Укмас авылына безне, шәһәр җирендә күп акча алып эшләгән хезмәт урынын ташлап туган җирендә үз хуҗалыгын ачкан Булат Хисмәтов чакыргач каршы килә алмадык. Һәм без шул якка юл тоттык. 
 Ә аның чираттагы ялы булып чыкты, шуңа савым остасы ашыкмыйча  гына көндәлек эшләре белән мәшгуль иде. Узган ел ул озак  авырудан соң тормыш юлдашы Тәлгатне соңгы юлга озаткан. Булачак ире Биектау авылыннан килеп биредә төзелештә эшләгәндә алар ни бары ун көн дуслашып йөргәннән соң никахлашканнар һәм 45 ел бик матур гомер кичергәннәр, үзләре кебек эш сөючән өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Икесе дә гомер буена колхоз производствосында  эшләгән. Нурия сеңлесе Талия белән алар бала чактан терлекчелектә хезмәт куйган әти-әниләренә булышып үскән. Өлкәннәр янәшәсендә бер дигән савымчылар булып җитешкәннәр. Ә бүгенге хезмәтеннән ул аеруча канәгать.
 - Элек ел әйләнәсе аяктан резина итек төшмәде. Ә бүген фермада барлык уңайлыклар бар. Бинабыз якты, җылы һәм чиста, рәхәтләнеп тюфли белән йөрергә мөмкин. Иң әһәмиятлесе, эш кешесен хөрмәтли беләләр,  булышалар, - дип үз сөенечләре белән уртаклашты. Аңа нәтиҗәле хезмәтләре өчен тантаналы төстә узган елны йомгаклау җыелышында Район башлыгы Радик Ислямовның рәхмәт хатын да тапшырганнар. Ул берүк соңгы бүләк кенә булмасын.
 

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса