«Авыл офыклары» журналистлары Мәмли Казаклар Чаллысы авылында җырлы гаилә белән белән очрашып кайттылар
Балык Бистәсе авыллары, аның яшәеше белән таныштыруны дәвам итәбез. Бүген без Мәмли Казаклар Чаллысы авылында.
Котлы Бөкәш авылы җирле үзидарәсенең әйдәүче белгече Венера Вафина шушы җирлеккә кергән һәрбер авыл халкын биш бармагы кебек белә дисәм дә, ялгышмам. Нинди сорау белән мәрәҗәгать итсәң дә җавабын кәгазьдән эзләмәс, шундук әйтеп бирер ул. Бу юлы да шулай булды.
– Бүгенге көндә Мәмли Казаклар Чаллысы авылында 75 хуҗалык исәпләнә, 202 кеше яши. Тугыз дистәсен тутырып тормыш тәҗрибәсен уртаклашырдай әби-бабаларыбыз да, киләчәккә өмет баглаган укучыларыбыз да бар, – диде ул, аларны берәм-берәм санап.
Һәм без авылның үрнәк гаиләләренең берсе – Сәгъдәтулла абый белән Әһлия апа Гарифуллиннарга юл тоттык.
ҖЫРЛЫ ЯЗМЫШ
Ике яклап тезелгән матур, иркен йортларны карап авыл урамыннан үтәбез. Капка төбендә торган җиңел машиналар, төз каралты-куралар халыкның тырышлыгын күрсәтсә, асфальтланган юллар, кибетләрдәге муллык тормыш җитешлеген дәлилли.
Ни дисәң дә авыл җанга якын. Монда берәү дә чит түгел. Кайгы-сагышын күңеленә сыйдырса, шатлыгының бәрәкәтен кадерләп яши халык. Бәлкем шул гадилеге белән якындыр да ул.
...Сәгъдәтулла абый белән Әһлия апа өен озак эзләп йөрергә туры килмәде. Койма аша гапләшеп торучы мөлаем йөзле ике ханым ни өчен барганыбызны белгәч әлеге гаиләнең тырышлыгын әйтеп үк өлгерделәр... Менә ул авыл кешесенең ихласлыгы – берничә минуттан без инде кунакчыл йортка килеп тә җиттек.
Хуҗаларның якты йөз белән каршылавы юл арганлыгын юып алгандай итте. Кухня тирәсендә мәш килеп йөргән Әһлия апа ай-ваебызга карамыйча чәйгә дәште.
– Мактап йөрисез икән, әле генә коймак пешердем, чәем кайнаган. Ризыктан олы булу килешми. Картым белән чәйләргә җыенган гына идек, – диде ул янәшәдәге Сәгъдәтулла абыйга сөйкемле карашын ташлап.
Беркадәр вакыттан соң без күптәнге танышлар кебек хәл-әхвәл алыша, гомер йомгагын сүтә идек.
– Шушы йортка килен булып төшкәнемә 57 ел. Агымсулардай сизелми үтә икән бу гомер. Бик матур яшәдек Аллага шөкер, шуңа күрәдер инде артка борылып карасам аһ итәм, үтелгәне 57 көн кебек кенә, – ди Әһлия апа.
Ул үзе тумышы белән күрше Бикчурай Чаллысыннан. Гади семьяда үскән. Тормыш арбасына да иртә җигелгән: 13 яшеннән әтисе белән болынга көтүгә чыккан, 15 яшендә фермага сыерлар саварга килгән. Шул уңганлыгы белән үзенә караткан да инде ул Сәгъдәтулла абыйны. Хәер алай гынамы икән, җырга, телгә оста Әһлия апа күкрәгендә мәхәббәт уты кабынуын матур итеп искә ала:
– Сәгъдәтулла кичен безнең авыл клубына килә иде. Гармунда уйный, яшьләрне җырлата, биетә. Әле ике арада дуслыктан башка бернинди очкын да юк. Шулай беркөнне аларның авылына - Казаклар Чаллысына кибеткә төштем. Ни күзем белән күрим, ул да кибеткә керде. “Сәгъди абый, бүген кич безнең клубка киләсеңме?” – димен. Шушы бер җөмлә безнең араны якынайтты да куйды, – ди җор күңелле хуҗабикә.
Әнә шулай 16 яше тулган кыз язмышын 25 яшьлек гармунчы егет белән бәйли.
– Беркайчан да үкенмәдем. Булганына шөкер итеп яшибез. Бер-береңне аңлап, санлап яшәсәң генә бәхетле буласың бит ул. Әһлия апаң яшь булса да бөтен эшнең җаен белде, әти-әнине кадер-хөрмәттә яшәтте, бусагадан кем атлап керсә дә йөзе ачык булды, – дип күңеле аша хатынына рәхмәтен җиткерә Сәгъдәтулла абый.
Килен кайнана туфрагыннан, ди халык. 22 ел бер нигездә, тату гомер иткән Гөлбикә апаны әле дә кайнана дип әйтергә теле бармый Әһлия апаның. “Бик тә миһербанлы, сабыр, акыллы иде әни. Бер сүздә булып, киңәшләшеп яшәдек. Килен булып төшкәч тә иң беренче эшем итеп ипи салдым, аннары бәлеш пешердем. Тәмле пешергәнсең диеп бик яратты әни. Урыннары җәннәттә булсын, һәр намаздан соң алар рухына дога кылам, – ди ул.
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа