Трой-Урай авылында авыл халкы клубка җыелып маскировка челтәрләре үрә
Беренче чиратта Күгәрчен авылына барып, конструкциянең ничек эшләнүен карап кайтканнар. Маскировка челтәрләрен үрү ысулын видео буенча өйрәнгәннәр. Бүгенге көнгә кадәр материал һәм конструкция белән Биектау авылы кешеләре тәэмин иткәннәр.
– Бу акчага биектаулылар егетләргә башка әйберләр алып җибәрсен өчен, мин авылдашларымнан акча җыя башладым. Аларга ярдәм иткәннәре өчен зур рәхмәт. Су үткәрми торган комуфляж тукыма – плащевка, үрү өчен нигез сатып алдык һәм челтәр үрергә керештек. Башта аларны ике катлы итеп үрдек, аннары сугышчылар бер катлы итеп ясауны сорадылар.
Быел 14 челтәр үрелде, хәзерге вакытта унбишенчесе әзерләнә. Ике сменада эшлибез. Сәгать өчтә һәм кичке җидедә җыелабыз. Әгәр кешеләр күп булса, челтәрне бер көндә, хәтта берничә сәгать эчендә үреп була. Бу эштә өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да катнаша. Күп итеп токмач басып җибәрдек, окоп шәмнәре дә ясыйбыз, гуманитар ярдәм җыябыз. Биектаулылар аша аларны СВОда катнашучы якташларыбызга тапшырабыз. Маскировка челтәрләренә ихтыяҗ зур, – диде безгә җитәкчеләре Рузилә Әскәрова.
Трой-Урай авылы халкына «Сәламәт бул!” клубына йөрүчеләр дә кушылды.
– Авыл халкы – ачык күңелле кешеләр. Һәркем уртак эшкә үз өлешен кертә, зур энтузиазм белән эшли. Илебезнене саклаучы егетләребез йөрәк җылысын һәм алар турында кайгыртуны тоеп торсыннар дип тырышалар. Без дә үз коллективыбыз белән аларга булышырга булдык. Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен, – дип үз хисләре белән уртаклашты клуб җитәкчесе Нина Мусина.
Мондый авыр чакта ярдәмчел булулары өчен барысына да рәхмәт әйтәсе килә. Бүген һәркем егетләребез тизрәк исән-сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә яши.
Редакциядән: Биектау һәм Чаллыбаш авыл халкы маскировка челтәрләрен районда беренчеләрдән булып үрә башладылар.
Тансылу Минһаҗева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа