Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Сез иң гүзәл кеше икәнсез...

Укытучылар көне җиттеме, күңелне бер җилкенү-дулкынланулы хис биләп ала.

Ул – минем укытучым! Юк, минеке генә түгел, 42 ел мөгаллимәлек итүе белән йөзләгән, меңләгән укучыларга белем биргән, аларның киләчәк тормышына игелекле юл-сукмагын салган хөрмәтле укытучыбыз ул – Дания Габбас кызы Әхмәтҗанова.

Укытучылар көне җиттеме, күңелне бер җилкенү-дулкынланулы хис биләп ала. Хатирәләргә биреләсең, беравык истәлекләр белән яшисең. Социаль челтәрдәге “Классташлар” төркеме дә җанлана. Һәркем мәктәп елларын искә ала, укытучыларны, партадашларын барлый.

Без – Күгәрчен мәктәбенең 1980 нче ел чыгарылышы. Әлифбаны кулга тотып хәреф танырга өйрәткән укытучыбыз Наилә апа Гатауллина булса, соңрак сыйныф җитәкчебез Дания апа Әхмәтҗанова булды. Хәтерлим, яңа уку елы башлану белән барыбызның да күңелен яуларга өлгергән укытучы 7 нче сыйныфтан башлап безне саннар белән тулы математиканың могҗизалы дөньясына алып кереп китте, алгебра, геометрия фәненә кызыксыну уятты. Моңа кадәр шукланып йөдәткән малайларыбыз да уңай якка үзгәреп җитдиләнеп калдылар. Укытучыбызның холкында сабырлык, аналарча кайгырту, шул ук вакытта йөз-карашында ниндидер үзгә матурлык, нәзәкатьлелек бар иде. Шул ягы белән дә үзенә гашыйк итте бугай ул безне. Ә укытучының ул чакта дәрәҗәсе гаять зур иде. Балалар күңеленә сеңгән әдәп-тәрбия, белемгә омтылуның асылында да әнә шул укытучыга илаһи зат итеп караудан булгандыр мөгаен.
 

Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса