Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Шәфкатьлелек җанны җылыта

Көзге көннең матурлыгына сокланып баруы иде. Кемдер әкрен генә аңа эндәште: «Венера апа сезме бу? Исәнмесез! Хәтерлисезме мине? Хастаханәдә ятканда сез мине әнием кебек тәрбияләгән идегез».

Текәлеп караса йөз чалымнарыннан танып алды – бу бит аның Гүзәле! Әйе, әйе, исендә, түгәрәк йөзле нәни кызчыкны әнисе күтәреп кенә алып килгән иде ул вакытта. Югары температурадан күз төпләре сулыгып калган, тамак төбенең кызарып, шешеп торуыннан ризыкны да авырлык белән йота иде. Шактый дәваланырга туры килде аңа район хастаханәсендә. Ә хәзер, күр инде, үзе дә әни булган. «Сезнең кебек шәфкать туташы булып эшлим»,  – диде ул, Венера апасын кочып.

Үткәннәрне искә алып озак сөйләште алар. Саубуллашып ара ерагайгач та күңел хатирәләреннән тиз генә арына алмады Венера Илдархан кызы. «Кешеләргә хөрмәтле бул! Кулыңнан килгәннең барысын да эшлә» – әнисе әйткән шушы үгет-нәсыйхәтләр белән үзе дә шәфкать туташы һөнәренә юл салды ул. 1984 елда Түбән Кама медицина училищесын тәмамлагач тәүге хезмәт юлын Казан клиник хастаханәсенең урология бүлегендә башлый. Зәңгәр тышлы хезмәт кенәгәсе шул елда ачыла аның. Һәм 40 ел шушы һөнәренә тугры калып эшен бүгенгәчә дәвам итә Венера Нуретдинова.

– 1985 елда кияүгә чыгып районыбызга кайттым. Ирем Миннәхмәт белән башта туган авылыбыз Ямашта яшәдек. Шул вакытта Югары Тегермәнлек амбулаториясендә, аннары Күки авылында шәфкать туташы булып эшләдем. 1988 елда район үзәгенә күченеп килдек. Ул вакыттагы баш табиб Фарук Сәлахович мине район хастаханәсенең балалар бүлегенә  эшкә билгеләде. Бүлектә авырулар өчен 30 койка бар иде. Табиблар Луиза Фатыйховна, Роза Зәкиевна, Гүзәл Илгизовна – минем чын остазларым булдылар. Өлкән шәфкать туташы Анна Логиновадан да күп нәрсәгә өйрәндем,  – ди шәфкать туташы.

Фәрвәз Каюмова

Дәвамын «Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса