Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Рәмис Гаянов төзүче буларак тарихта үз эзен калдыра

Районыбызда күп төрле һөнәр ияләре арасында “Атказанган төзүче” исемен алучылар бармак белән санарлык кына.

Рәсемдә Рәмис Гаянов. /Автор фотосы, «авыл офыклары»

Бар тормышы үз күз алдыбызда үткән егет Рәмис Гаяновка узган ел ахырында “Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе” дигән мактаулы исем бирелү хакында Татарстан Рәисе Рөстәм Миннехановның Указы күземә чалынгач бу хәлгә нык  сөенеп, бу хакта газета укучыларыбызга җиткерү ниятеннән хәтер капчыгымны актарып, хатирәләрне яңартырга карар кылдым. Үзвакытында бу егетебез район хакимиятендә шактый җаваплы вазыйфалар башкарса да, аның беркайчан да үзен башкалардан югары куеп йөрмәве хәтеремдә яңарды. Әнә шундый гадилеге, башкаларга карата ярдәмчел булуы, һәр- кем  белән җиңел генә уртак тел табуы өчен күпләр үз итте дә инде аны ул чакларда. Аннары, нинди генә киеренке вакыты булмасын,  ул бер вакытта да сөйләшүне кичектерә белмәде. Кайберәүләр кебек телефонын алмыйча калдырганын да хәтерләмим. Төпле тәрбия алган тәртипле җитәкчеләр шундый була, дип хак әйтәләр шул.  
Ә беренче мәртәбә без аның белән хәтерем ялгышмаса, аның югары уку йортын тәмамлап район хуҗалыкара төзелеш оешмасында (МСО) тәүге хезмәт юлын башлаган чорларда ук очрашып аралашкан идек. Ул вакытта егет безгә  төзүчеләр көне уңаеннан газетабыз өчен күләмле язмалар әзерләргә ярдәм итте. 

Дәвамын газета битләрендә укый аласыз

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса