Район мәдәният йортында «Хәтер бизәге» районкүләм татар фольклор сәнгать фестивале узды.
14 март көнне район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар елы кысаларында «Хәтер бизәге» дип исемләнгән Районкүләм татар фольклор сәнгате фестивале узды. Милли традицияләрне, йолаларны, халык җырларын саклап калу һәм яшь буынга тапшыру максатыннан оештырылган бу бәйрәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә узды.
Әлеге күркәм чараны Гөлшат Кәримуллина һәм Эльмира Әхмәтова алып бардылар. Фестивальдә районыбызның төрле авылларыннан килгән фольклор коллективлары, Фәтхерахман Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, 1 нче гимназия һәм 2 нче урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады. Фестивальне «Чын әйтәмен» керәшен халык җыры белән “Бистә егетләре” вокаль ансамбле һәм «Рапсодия» бию төркеме ачып җибәрде. Ямаш авылыннан килгән «Чишмә» үрнәк балалар фольклор коллективы «Язны каршылау» күренешен сәхнәләштерде. Олы Елга авылыннан «Асыльяр» үрнәк балалар фольклор коллективы тамашачы хозурына «Боз озату» йоласын күрсәтте. Биектау авылыннан яшь башкаручыбыз Алия Мөхәммәтҗанова «Күгәрчен гөрлидер» татар халык җырын башкарды. Фестивальдә керәшен дусларыбыз да бар иде. Бирдебәк авылыннан «Айбагыр» балалар фольклор коллективы тамашачы хозурына «Пасха бәйрәме»н каршы алуны тәкъдим итте. Яңа Арыш авылы «Мирас» фольклор ансамбле “Кич утыру” йоласын халыкчан итеп күрсәтте. Тулырак язманы “Авыл офыклары” газетасы битләреннән укый алырсыз. Рәзилә Мөхәммәтрәхимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа