Рузалия Ихсанова: «Гади һәм бәхетле итеп, бер-береңне санлап һәм аңлап яшәгәндә дөнья тагын да матур күренә, яшәүнең мәгънәсе арта»
Һәр авылның йөзек кашы булырдай гаиләләре бар. Тормышны яратып яшәүләре, уңганлыклары, тырышлыклары белән үрнәк алар. Күгәрчен авылыннан Ринат белән Рузалия Ихсановлар әнә шундый гаиләләрнең берсе.
Очрашып сөйләшүебезгә шактый вакыт үтсә дә, язмамны бүгенге матур бәйрәм - Халыкара гаилә көненә калдыруымның сәбәбе бар. Өлкәннәр укып сөенсен, яшьләр соклансын, бәхетне читтән түгел, туган җиреңнән дә табылуына инансыннар дидем.
Үз җиренең солтаннары
Авыл кешесе өчен яшәүнең асылы – хезмәт. Барысын да хәләл көчем белән булдырыйм дип эшли, тормышның төбеннән күтәрелеп, үз дигәненә ирешкәндә генә үзен бәхетле саный ул. “Чит илләрдә олтан булганчы, үз җиреңдә солтан бул!” – әлеге әйтем нәкъ менә язылачак геройларыма туры килә дә инде. Гаилә башлыгы Ринат белән шул хакта сөйләшәбез.
–Мин үзем авылны кечкенәдән яраттым. Ишле гаиләдә, апа-абыйлар янәшәсендә үстем. Мин карында чакта ук әти вафат булган. Әнинең тырышлыгы белән яхшы тәрбия алдык. Өйдәге 6 улын да әни табын җыеп, мәҗлес корып армиягә озатты. Барыбыз да исән-имин кайттык. Элек төпчек бала төп нигездә – ата-ана янында калырга тиеш иде бит. Мин дә әнине тәрбияләр өчен шушында калдым. Беркайчан да үкенгәнем булмады, үкенечләр белән яшәмәдем, Аллага шөкер, – ди ул.
Әйе, еллар үтеп, гомер үренә менгән саен күңелең белән үткәннәрне барлыйсың: сансыз яшәлмәгәнме, балаларыңа, оныкларыңа үрнәк күрсәттеңме, игелекле гамәлләр кылдыңмы? Инде канәгатьләндерерлек җавап табыла икән, тәннең һәр күзәнәге иркен сулыш ала, дөньяга караш тагын да яктыра.
Ринат белән Рузалиянең бу яктан күңелләре тыныч: үзләре дә тигезлектә ике ул – Ришат белән Рифатны якты дөньяга тудырып үстергәннәр һәм балаларының икесе дә гаилә корып авылда калганнар.
–Олы улыбыз Ришат өйләнгәч башта район үзәгендә яшәгәннәр иде. Озак та үтмәде, бер кайтканында: “Күңелем һич кенә дә ятмый, авылга кайтсак ни әйтерсең икән, әти”, диде. Нәрсә әйтик?! Кайтуларына бик сөендек. Авылдагы бер буш йортны сатып алып, шуның нигезен ныгыттылар. Хәзер менә дигән итеп яшәп ятышлары, үзләре дә, без дә сөенеп туялмыйбыз. Киленебез Фәниядән бик уңдык, икесе дә бик тырышлар, – ди Ринат.
Үзенең дә гомере хезмәт белән уза аның. 1983 нче елда армия сафларыннан кайткач “Россия” колхозында башта МТЗ-80 тракторында, аннан Т-150 тракторында эшли. Карусыз булганы, тырышлыгы өчен яраталар аны. Механизаторлык стажы гына да 32 ел Ринатның!
Эш сөйгәнне ил сөя дигәндәй, колхозлар таралганнан соң да үзен төрле җиргә чакыралар, кайда гына булса да тырышлыгы белән хөрмәт яулый. Хәзерге вакытта да җаваплы эштә – авылдагы су торбаларының төзеклеген барлап, суны җибәреп торучы оператор хезмәтендә ул. Тынгысыз хезмәте күп мәртәбәләр район башлыгы, җитәкчелек тарафыннан Рәхмәт хатлары белән бәяләнгән.
Ирнең гаиләдә тылы нык булса, җаны да тынгылык таба. Бу яктан җәмәгате Рузалиягә тел-теш тидерерлек түгел: бер дигән хуҗабикә ул. Кайнанасы Разыя апа белән татулыкта яшәгәннәр, ананы соңгы юлга да кадер-хөрмәттә озатканнар. “Әни бик сабыр булды. 16 ел бергә яшәдек. Өйдәген тышка чыгара белмәде. Әле дә кайчагында күңелемнән аның белән киңәшләшәм, син нишләр идең әни, димен. Оныкларын бик яратты, тәрбияләргә булышты», – ди Рузалия.
“Без барыбыз бербөтен”
Килен-кайнана татулыгы өйне җылытучы учак ул. Кайчандыр үзе килен булып төшкән бу йортта Рузалия үзе кайнана хәзер. Хәер, алай дип әйтү бик үк дөреслеккә дә туры килмәс, килене Миләүшә белән бер сүздә булып, тату яшәгән көннәре аларның.
–Рифат башта ук авылдан китмим диде. Миләүшәне алып кайткач та сүзләре бер булды: без шушы нигездә, сезнең белән бергә яшәячәкбез, диделәр. Бүгенге көнебезгә бик шөкер итәбез. Миләүшә килгәч кулымнан эш китте – ризыкны да тәмле итеп пешерә, салатларны да иренми ясый, – дип әледән әле киленен мактап ала Рузалия. Ясалмалылык та, ярарга тырышу да түгел ул. Кайнана белән киленнең бер-берсенә карата яхшы мөгамәләдә, аңлашып яшәве өчен күңелеңнең чиста, пакъ булуы да мөһимдер. Шулай булмаса берсе рәхәтләнеп “әни” дип, икенчесе йомшак кына “кызым” дип дәшә алыр идеме икән?! Тату ояның нигезе дә шул сүзләрдән корылган бит.
Яшьлекләрендә бер-берсен эзләп чакрымнар үтмәгән Рифат белән Миләүшә. Икесенә дә туган авыллары Күгәрчен канат куйган. Хәзерге вакытта Рифат авылдагы “Русский Мрамор” комбинатында эшли, ә Миләүшә мәктәптә тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе. Ике уллары – 5 яшьлек Раян белән 3 яшьлек Рәсүл авылдагы “Каенкай” балалар бакчасына йөриләр. Кичен барысы бергә җыелгач өй эче күңелле шау-шу белән тула.
–Оныклар күңелсезләнергә ирек бирмиләр, – дип ихластан елмая Ринат.
–Ришат белән Фәниянеке зурлар инде: Кәрим 5 нче сыйныфта, Сәлим 3 нче сыйныфта укый. Әти-әниләре шикелле йорт җанлылар, бөтен эшкә дә җитешәләр. Эш тәмен белеп үссеннәр дибез. Әнә безнең өйдәге Раян да мал-туар карый башласаң хәзер килеп җитә.
Мал-туар дигәннән, анысы ике гаиләдә дә шактый күп. Күгәрчен мәктәбендә газ операторы булып хезмәт куючы Ришат, ветврач ярдәмчесе булып эшләүче Фәния дә абзар тутырып мал асрыйлар, кош-корт тәрбиялиләр. Терлекләр өчен азыкны ике гаилә бергәләп хәзерли. Техника, агрегатлар: МТЗ-82, МТЗ-80, Т-25 тракторлары, КУН-10 төягечләре – барысы да үзләренеке. Тракторның берсе янгынга каршы җиһазландырылган. Су тутырылган зур чан һәрчак әзерлек хәлендә тора.
–Кирәк-яракка йөрер өчен җиңел машина икебезнең дә капка төбендә. Ни дисәң дә бергәләп эшләгәндә җиңел инде. Ришатның да, безнең дә кырда чәчүлек җирләребез бар. Печәнне шуннан әзерлибез, – ди Ринат.
Күгәрчен авылындагы бу ике үрнәк гаиләдә һәркем бер-берсенә хөрмәт, ихтирам белән карый, күңеле белән шуны тоеп яши. Хәер, татулыкның асылы да шундадыр мөгаен. Гади һәм бәхетле итеп, бер-береңне санлап һәм аңлап яшәгәндә дөнья тагын да матур күренә, яшәүнең мәгънәсе арта ич! Улларын, киленнәрен мактап туймаган Ринат белән Рузалиянең йөзеннән балкыган нурлар да шул яктылыктан туадыр мөгаен.
–Читкә китү турында уйлаганыбыз да юк. Безгә авылда да бик рәхәт!
– Ике килендәш Фәния белән Миләүшәнең бер сүздә булып, ихлас елмаюда әйтелгән сүзләре язмама нокта куярга сәбәп бирде. Бирсен Ходай! Авылны яшәтүче, аны ямьләндерүче яшь гаиләләр күбрәк булсын иде әле. Ихсановлар шикелле!
Фәрвәз Каюмова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia