Ниһаять очрашу теләге тормышка ашты
Күптән түгел Ямаш авылында күңелле бер чара узды. «Текә тау» дип аталган урамда яшәүчеләрне бергә җыеп очрашу теләге бар иде. Ниһаять ул тормышка ашты.
Хөрмәтле урамдашларым, безнең уйлаган гамәлебезне тормышка ашырырга ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.
Иң зур кунак—урамыбызның иң өлкән кешесе Хөснурый апай Гарифова булды, бу изге нияттә катнашып, яшь буынга яхшы үрнәк күрсәтте. Ә башка өлкән апаларыбыз, баксаң, барысы да шушы «Текә тау урамы»на килен булып килгән Рәхилә апа Баһавиева, Асия апа Низамова, Сәлимә апа Абдуллина икән.
Алар безнең урамыбызның бар яклап үрнәк киленнәре, ә хәзерге көндә үрнәк кайнаналары. Алар өчесе дә төп нигезләрен саклап, шул оядан чыккан барлык балаларны туган ояга җыючы да, аларның балаларын үстереп, олы тормыш юлына озатучы да. Аларның ишекләре һәркемгә ачык. Алар безнең авылыбызда күпләр өчен үрнәк алырлык төп нигез хуҗабикәләре.
Нинди рәхәт, җылы аралашу булды бу очрашу. Урамыбыздан бакыйлыкка күчкән барлык әрвахларыбыз рухына Коръән сүрәләрен күзләребездән яшьләр килерлек итеп укучы Рузилә апа Гайнетдинова укыды. Раббыбыз кабуллардан кылсын, әрвахларыбызның рухлары шат булсын.
Авылда эш күп булуына карамастан, бөтен эшләрен читкә куеп шәһәрләрдән, ерак араларны якын, урамдашларын хөрмәт итеп урамдашларыбыз сагынып кайткан.
Ә инде безнең пешерүче кызларыбыз Гөлшат Ибраһим кызы белән Сиринә Вильдан кызы, аларның уң кулы булган Алмаз Сафин тәмле итеп чәй кайнатып безне сыйлады. Алар белән горурланып, алар өчен сөенеп кайттык. Алар беркайчан да беркемне дә утта яндырмас, суда батырмас, ач та калдырмас. Аларның тәмле пылаулары, коймаклары, кич җыелган яшьләрне сыйлаган хашламалары әле безнең хәтерләрдә бик озак сакланыр. Табынны Рузалия, Гөлфия, Зөбәрҗәт әзерләште.
Тагын шулай хәерле очрашулар насыйп булсын.
Зур хөрмәт белән: Рәйсә, Зөлфия, Раушания.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа