Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Минзифа Галимова кулында ут уйната

Авыл җирләрендә оста куллы һөнәр ияләрен күп очратырга мөмкин.

Без халык телендә еш кына “кулында ут уйната” дип мактап телгә алына торган осталар хакында кызыксынырга булдык. Безгә бу мәсьәләдә укучыларыбыз да ярдәмгә килерләр, дип ышанабыз. Без аларның язмаларына киң урын бирергә, инде кулларына каләм алып безгә язып җибәрү мөмкинлеге булмыйча яисә вакытлары тар булган очракта аларның теләкләрен чынга ашырырга булышырбыз.

Бүген исә күптән түгел генә районыбызның иң ерак авылларының берсендә булган сәфәрем вакытында очраган, кулын бер минут та тик тота белмәгән  шәл бәйләү остасы белән очрашып аның хакында ишеткәннәремне сезгә дә җиткерергә булдым. Әлеге остага узган ел районыбызда үткәрелгән шәл бәйләүчеләр бәйгесендә җиңүче буларак Мактау кәгазе дә тапшырылган. Белгәнебезчә, анда бик күп осталар катнашып көч сынашканнар. Ә менә Яңа Арыш авылыннан килгән Миңсылу Галимованың җиңү яулавын күпләр көтелмәгән хәл буларак кабул иткәннәр. Әлеге оста куллы ханым чыннан да бар яктан да килгән шул. Ул күп еллар дәвамында хуҗалыкта мул савым остасы буларак та еш макталган. 
Ишле гаиләдә үскән кыз бала кечкенәдән әнисе Минзифа апаның ярдәмчесе була. Мәктәпкә укырга кергәнче үк ул әнисеннән бәйләү серләренә өйрәнә. Шулай итеп ул оек, бияләй, аннан соң инде мамык косынкалар, соңрак ныклап торып шәл бәйләү белән мавыгып китә. Ә аларны кая куясы, дип бервакытта да борчылмый кыз. Барысын да Күки авылыннан килеп җыеп алып китә торган булалар. Кечкенәдән үз иткән бу шөгыльне бүген дә уңышлы  дәвам итә ул. Иң элек фермада, аннан соң балалар бакчасында эшләп 62 яшендә 45 ел хезмәт стажы белән лаеклы ялга чыккан.

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Галим Камал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса