Балык Бистәсе яңалыклары

"Авыл офыклары" газетасы - Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
Авыл һәм кеше

Минҗәүһәр Гобәйдуллина: «Рәхмәтле булып яшим»

Бу язмам үзенең тырыш хезмәте, гаделлеге, үз һөнәрен яратып, шушы хезмәте белән дан казанган, кешеләргә һәрвакыт ачык, дөрес киңәш бирүче хезмәттәшем Балык Бистәсендә яшәүче Минҗәүһәр апа Гобәйдуллина турында.

Рәсемдә Минҗәүхәр Гобәйдуллина

Минҗәүһәр апа мин аларга килеп кергәндә кулындагы Коръән китабын укып утыра иде. Укуын тиешле урында туктатып, элеккечә ачык йөз белән, үзенең баласын каршы алгандай, кочаклап каршы алды. 
Хәлләрне белешеп, сөйләшеп алгач, мин аннан тормыш юлы белән таныштыруны сорадым һәм ул: «Узган гомеремә кайтыйк әле алайса, ниләр эшләдек, ниләр күрдек икән без» - дип үткән көннәрен сөйләп китте. 
«Әнием Шәмсемаһи Мөхәммәтша кызы 1921 елда Кызыл-Йолдыз районы (хәзерге Балык Бистәсе) Чаллыбаш авылында дөньяга килгән. Әтием Ямаш авылы егете - Хәлил улы Мотыйгулла исемле иде. Өйләнешеп матур гына яши башлыйлар. 1940 елда абыем дөньяга килә. Матур гына дөнья көткәндә күкне кара болыт каплый, сугыш башлана, әтием сугышка китә. Әниемнең бер баласы - кулда,икенчесе карынында кала. 1942 елны мин дөньяга киләм, ә абыем авырып бакыйлыкка күчә. 1944 елда әтием сугыштан бик каты яраланып 2 төркем инвалид булып 6 айга өйгә кайта, ләкин ул да сугышта алган яралардан озак яши алмый вафат була. 
Миңа ике генә яшь була, карашырга кеше булмый. Әни мине күтәреп янәдән Чаллыбаш авылына, әнисе янына кайтып китә. Мин шунда әбием янында, 4 еллык мәктәпне, соңыннан Яңа Салада 7 классны бетердем. Алга таба укуны дәвам иттерергә мөмкинлек булмады, 14 яшемдә фермага сыер саварга килдем. Яшьлегемнең иң матур чаклары шунда үтте. Эшемне яратып, тырышып башкара идем.
1963 елда Камский поселогы егете Габделхәйгә тормышка чыктым. Ул да тырыш, әйбәт кеше булды. Матур итеп бер-беребезне аңлап, санлап яшәдек, 2 балабыз туды – улыбыз Рәис һәм кызыбыз Вәсилә. Улыбыз төзүче һөнәрен үзләштерде, кызыбыз - укытучы. 
1976 елны Балык Бистәсенә күчендек, үзем “Сельхозтехника” оешмасына караган балалар бакчасына пешекче булып эшкә урнаштым һәм 20 елдан артык шунда эшләп, лаеклы ялга чыктым. Габделхәем гел юлда булды, ул машина йөртүче булып эшләде. Кызганыч, көйле генә тормыш иткәндә, 57 яшендә авырудан соң вафат булды. Бүгенге көндә мин улым, кызым тәрбиясендә. Аларга Аллаһы Тәгалә исәнлек бирсен. 
Лаеклы ялга чыккач та, өйдә тик торып буламени? 12 ел район Үзәк мәчетендә берничә кеше эшләдек: Рамазан аенда ифтарлар оештыруда, Корбан мәҗлесләре, Коръән ашлары үткәрүдә, җәйге лагерьларда балаларны тәмле ризыклар белән сыйлый идек. Намуслы, йөрәгебез кушканча хезмәт иттек. Ул елларда мәчеттә эшләгән хәзрәтебез Сәүдахан хәзрәт Гайнетдинов эшебездән канәгать иде. Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешик дип тырышып хезмәт куйдык. 

Дәвамын газет битләрендә укый аласыз.

Иделия Мәхмүтова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса