Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Милли ризык - табын күрке

Ел саен районның Сабантуй бәйрәмендә Балык Бистәсе районы милли ризык җитештерүчеләре арасында кулинар әйберләр әзерләү буенча «Милли ризык-2024» фестиваль - конкурсы үткәрелә.


Районның аш-су осталары аңа зур теләк һәм яхшы кәеф белән әзерләнәләр. Бу аларның әзерләгән ризыкларыннан күренә. Пешерү бер нәрсә, башкалар күңеленә хуш килсен өчен бәйрәмчә матур итеп бизи белергә дә кирәк. Моның өчен алар үзләренең барлык иҗади фантазияләрен  кулланганнар. Павильоннар  тәм-томнар, милли ризык белән тулы иде. Бәлеш, чәк-чәк, пәрәмәч, кабартмалар,  төрле-төрле пироглар, гөбәдия, бавырсак,  кош теле, торт, өчпочмаклар  -  барысын да санап бетереп булмый.
 Компетентлы жюри кулинар әйберләрне барлык критерийлар буенча бәяләде һәм беренче урынны Лилия Хәсәновага, икенче урынны Алсу Хәсәновага, өченче урынны Гөлнар Вәлиәхмәтовага бирде.
«Русларның милли аш - суы» номинациясендә Римма Царева җиңү яулады, «Татарларның милли аш – суы» номинациясендә-Күки мәктәбе, «Керәшеннәрнең милли аш - суы» номинациясендә – Евдокия Толстова, «Россия халыкларының милли аш - суы» номинациясендә-Шомырбаш мәктәбе, «Чәк-чәк» номинациясендә - Лилия Газина, «Менә шундый торт»  номинациясендә-Венера Галиуллина, «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә - Фирдинә Галиуллина билгеләнде.
Фестиваль-конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар һәм призлар тапшырылды.
Чараның спонсоры шәхси эшмәкәр Айдар Гыймадиев.
 

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев