“Кызыл Йолдыз урманчылыгы” коллективы киңәшмәсе.
Бүген район хакимиятенең конференц-залында Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Абдулхарис улы Сатдинов җитәкчелегендә киңәшмә үткәрелде. Анда “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” коллективының 2024 елгы эшчәнлеге һәм агымдагы елга куйган бурычлары турында чыгышлар тыңланылды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Кәлимулла улы Гомәров, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” җитәкче-урманчысы Нияз Марат улы Тәҗмиев, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” директоры Альберт Нәкыйф улы Закиров, Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгының профсоюз комитеты рәисе, урман торгызу буенча инженеры Иван Николаевич Большаковның урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре хакындагы чыгышларын залдагылар зур игътибар белән тыңладылар. Фикер алышуда Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Гамир улы Шәфигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Ахырда урманчылар коллективы алдынгыларына җитәкчелекнең Рәхмәт хатлары, Мактау кәгазьләре тапшырылды. (Тулырак язма газетабызның киләсе санында бирелә).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа