Күңелем шулай куша
Бүгенге яшьләребез арасында да Ватан, туган җир төшенчәсен үз иткән кыю, батыр йөрәкле егетләрнең күп булуы сөендерә.
Районыбызда туып үскән Дәүләтхан шундыйларның берсе. Ватаныбыз кыен хәлдә калгач ул үзе теләп килешү төзеп узган елның февралендә махсус хәрби операциясенә китә.
Каты бәрелешләрнең берсендә ул җиңелчә яраланганнан соң гаиләсен, туганнарын, якыннары белән күрешү ниятеннән махсус хәрби операция зонасыннан туган авылына кайткан. Шул форсаттан файдаланып без дә аның белән иркенләп әңгәмә кора алдык. Райондашыбыз белән сүзебез тиз ялганып китте. Сүзебез катлаулы һәм актуаль әһәмиятле темаларны үз эченә алса да миңа аның һәр сүзен уйлап әйтүе күңелемә хуш килде. Ә сөйлисе нәрсәләре, күңелендә булган хатирәләре байтак тупланган аның, барысы хакында да ул үз фикерләре белән уртаклашты. Дәүләтхан үз гомеренең күп өлешен шушы авылда үткәргән. Аның әти-әнисе 30 ел элек бирегә ерактан, элеккеге союздаш республикаларының берсеннән күченеп кайтканнар һәм икесе дә хуҗалыкта тырыш хезмәт куйганнар. Гаиләдә алар үзләре төсле хезмәт сөючән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Дәүләтхан авылда тугызынчы сыйныфны тәмамлагач үзенең хезмәт юлын башлап җибәргән. Аннары гаилә корып тигез, матур тормышта алар өч бала тәрбияләп үстерәләр. Яңа гына ун биш яшен тутырган улы гаиләдә әтисе урынына калган.
Әллә инде яшьлек елларында хәрби хезмәткә барырга насыйп булмаганга ул соңарып кына үз теләге белән яшьлек елларындагы хыялын чынга ашырырга ният кылган. Шулай итеп ул сигез ел хезмәт куйган һәм югары хезмәт хакы түләнә торган яраткан эшен вакытлыча калдырып торырга карар кылган. Килешү нигезендә хәрби хезмәткә Казан шәһәреннән алганнар. Хәрби хезмәттә исә билгеле инде күп нәрсә башкачарак. Ул хезмәт иткән подразделениедә Балык Бистәсе егетләре булмаса да ул күрше-тирә Мамадыш, Әлмәт районнарыннан килгән хезмәттәшләре белән бик тиз уртак тел табып дуслашканнар. Кыен минутларда үзен чын ир-ат сыйфатларына хас икәнен күрсәткән. Хәрби белгечлеге булмаса да тырышлыгы, яңалыкны тиз отып җиңел үзләштерүе нәтиҗәсендә аны инструктор итеп билгеләгәннәр. Кыска гына вакыт эчендә барысы да якын итәләр, хөрмәт күрсәтәләр. Шуңа аның күңеле инде бүген үк хезмәттәшләре янына ашкына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев