Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Мәфтуха апа Фәйзуллина турында китап язырга булыр иде

Котлы Бөкәш авыл җирлеген җитәкләүче Рәшит Нәҗипов үзләрендә җәмгыятебездә сирәк очрый торган язмышлы хезмәт ветераннары яшәвен әйтеп, алар хакында райондашларыбызга сөйләвебезне сорагач, юлга кузгалдык

Чыннан да безнең татар хатын-кызлары башыннан үткән михнәтләрне тыныч күңел белән генә тыңлап утырып та булмый. Аларның  барысын да бер тәртиптә туплап  кинофильм тасмасына төшерсәң, мөгаен, тамашачылар арасында гамьсезләр табылмас иде. Бар гомере колхоз производствосында тырыш хезмәттә макталып үткән бу хезмәт ветераны Мәфтуха апа Фәйзуллинаны авылда гына түгел, тирә-юньдә дә күпләр хөрмәт итә. Әле күптән түгел генә авыл җирлеге хезмәткәрләре өенә килеп аны 90 яшьлек олы юбилее белән котлаганнар. Очрашуыбызның беренче минутларында ул безгә әнә шушы сөенечләре хакында әйтеп күңелен бушатты, рәхмәтләрен белдерде. Мәфтуха апа районыбызның Сатлыган авылында ишле гаиләдә туып үскән. Аны  әти-әниләре ул чорларда тормышлары бик авыр булганлыктан, балалары ачлыктан җәфа чигеп үлмәсен, дип хәлле гаиләгә асрамага бирергә мәҗбүр булганнар. Илебез өчен шактый авыр ачлык елларда да кешеләр менә шулай бер-берсен ярдәмнәреннән ташламаганнар, көчләреннән килгәнчә булышып гомер кичергәннәр. Бөтенләй ят, чит гаиләдә бәләкәй кызны бик якын итеп, үз туганнарыдай кабул итәләр. Тыйнак, сабыр һәм әле шуның өстенә, тырыш, эшчән булуының да уңай йогынтысы тими калмагандыр. Менә шундый игелекле, ярдәмчел кешеләр гаиләсендә төпле тәрбия алып үсә ул. Ә бу  чорларда халыкның тормыш хәле бер дә мактанырлык булмый, төрле үләннәр белән агуланып, ачлыктан шешенеп үлүче балаларның саны да артып тора. Балалык елларында авырлыкны башыннан үткәргәнгә  шәфкатьле булып үсә  ул.  Күңеле гел яхшылыкта, изгелектә булган кызның  тормыш юлдашы да үзенә охшаган егет булып чыга.  Галимулла исемле Мәм. Каз. Чаллы авылы егете белән алар бер-берсен күз карашларыннан аңлап бик матур, тату, тигез гомер кичерәләр. Үзләре төсле уңган, булган дүрт бала тәрбияләп үстереп аларны олы тормыш юлына чыгаралар. Тик менә дистә еллар элек иптәше вафат булса да, аны искә алмаган һәм уйламаган минуты сирәктер аның. 
Безнең белән әңгәмә вакытында да әле ул аның белән булган хатирәләрне  берничә мәртәбә хәтерендә яңартты.
Бу дөньяда бер нәрсә дә эзсез югалмый, дип  тикмәгә әйтми халык. Мәфтуха апа да күп бала тәрбияләп үстерүенә карамастан, колхоз эшеннән калмыйча тырыш хезмәт куя. Терлекчелектә дә эшли, чөгендер араларын эшкәртүдән дә калмый. Кыскасы, үзенә йөкләнгәнне үтәп  мактаулылар рәтеннән төшми.  Колхозның биш бригадасында эшләүчеләрне тәмле аш-су белән сыйлап ашханәдә хезмәт куйган елларын да хәтерендә яңартты ул. Хезмәттәше, мактаулы  пешекче Сабира апа белән алар әни белән кыз төсле  дус-тату эшлиләр. 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса