Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Кәримовлар гаиләсендә бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар

Яңа Арыш авылында яшәүче Кәримовлар гаиләсендә бер-берсенә хөрмәт белән карыйлар

 Яңа Арыш авылында Кәримовлар гаиләсен һәркем яхшы яктан телгә ала, тырыш хезмәтләре белән макталучылардан алар.

Гаилә башлыгы, данлыклы механизатор Илдар Кәримовның исемен без урып-җыю чорында еш телгә алабыз. Аның җәмәгате, мөләем йөзле хуҗабикә Гөлнар да бүгенгесе көнне чын мәгънәсендә мактауга лаеклы ханым икән бит. Ә без исә көндәлек мәшәкатьләр белән мавыгып, мул савым осталары турында онытып  җибәрәбез. Югыйсә, Гөлнар кебек эшчән, сабыр, гади авыл кызлары куйган хезмәт, урып-җыю чорыннан бер дә ким түгел. Алар игенчеләрдән дә  алданрак йокыдан торып, таң әтәчләре уянганчы, эш урыннарына – фермага  ашыгалар. Өстәвенә гаиләдә хатын-кызларның эше тавык та чүпләп бетергесез.  Без килгәндә дә Гөлнарның, фермада үзенә беркетелгән 45 баш сыерны сауганнан соң, иртәнге хезмәтен тәмамлап кайтып нәни кызы Ясминә белән дәрес хәзерләшеп утыруы иде. Аларга хәзер инде балалар бакчасыннан ук өй эшләрен мул биреп, мәктәпкә  керергә хәстәрлиләр икән.
-Һәр көнне иртә таңнан торып фермага эшкә барулары нык туйдыра торгандар инде, - дигән соравыма, әңгәмәдәшем бер дә аптырап калмады. Аның үз хезмәтен белеп, яратып башкаруы күренеп тора. Шулай булмаса  күпләрдән алда уянып, беренче чиратта гаиләң өчен тырышып, йорт эшләрен башкарып,  авылның икенче башында урнашкан фермага эшкә ашыгыр идемени соң?  

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса