Юлсубино авылы мәдәният йортында «Кайтам әле туган ягыма...» исемле очрашу узды.
5 нче гыйнварда Юлсубино авылы мәдәният йортында «Кайтам әле туган ягыма...» исемле очрашу узды.
Анда шушы авылда туып-үсеп читләрдә тормыш итүчеләр һәм авылда яшәүчеләр, Балык Бистәсеннән якташлары Нәҗип Вәлиәхмәтов оештырган «Ядкарь» (сәнгать җитәкчесе Венер Мөбәрәкшин) төркеме катнашты. Тамашачылар Нияз Гарипов, Илдархан Габдуллин, Гөлсем Зәйнуллина, Нурия Манякова, Рафаэль Әхмәдиев, Әнәс Низамов, Алия Сабирова, Илсөяр Гарифуллина, Габделбәр Фәйзерахманов, Хәсән Әхмәдиев, Марсель Җәләлов, Индира Илалова, Гөлия Кәримуллина, «Ядкарь» төркеме чыгышларын яратып кабул иттеләр. Алия Сафина һәм Исламия Гайнуллина якыннары иҗат иткән шигьри юлларны укыганда берәү дә битараф калмады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia